Йөкле хатын дус кызының өч айлык баласын унөченче кат тәрәзәсеннән ыргыткан
Баланы үтерүчене 17 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр
Мәскәү шәһәре суды 31 яшьлек Дарья Ш. ны 17 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. Яшь хатын дустының өч айлык кызын унөченче каттагы фатир тәрәзәсеннән урамга ыргыткан. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итте.
Фаҗига 2020 елның 4 декабрендә Яңа Мәскәүдәге Очучы Ульянин урамында була. Дарья үзе йөкле дә, ул иптәш хатыны янына килә. Иптәш хатыны исә күптән түгел генә бала тапкан. Яшь әни нарасыен бүлмәдә, Дарь янында калдырып, берничә мизгелгә генә чыгып китә. Шул чакта Дарья йоклап яткан өч айлык сабыйны алып, тәрәзәдән ыргыта.
Бала имгәнә һәм табиблар килгәнче һәлак була.
Дарья бу гамәлен психик тайпылышлары белән аңлатмакчы була. Имеш, үзе йөкле булгач, ул психик яктан борчылган. Ләкин психолого-психиатрия экспертизасы Дарьяны алдаучы — симулянт дип таба. Шуннан соң хатын барысын да сөйләп бирә. Ул мәрхүмә баланың анасы — дус хатыны белән бөтенләй дә дус булмаган. Алар арасында җәнҗал чыккан. Якынча белешмә буенча, Дарья дус кызыннан көнләшкән, шуңа күрә үч алырга карар кылган.