news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йөкле ханымга һөҗүм иткән җинаятьчене кан эзеннән барып тотканнар

Гадәттән тыш хәл Чаллының ГЭС бистәсендәге ял паркында килеп чыга. Монда кичке сәгать 8 дә яшь йөкле ханым саф һавага чыккан була. Бу хакта "Челнинские известия" газетасы яза.

news_top
Йөкле ханымга һөҗүм иткән җинаятьчене кан эзеннән барып тотканнар
Көтмәгәндә аңа арттан исерек ир ташлана һәм җиргә ега. Бәхеткә каршы, ханымга зыян килми, ләкин ир-ат аның сумкасын урлый, анда акча һәм кыйммәтле кәрәзле телфон була, - дип яза "Челнинские известия" газетасы

Ул югалып калмый, янына килгән кешегә иренең телефон номерын әйтеп аның белән хәбәргә чыга. Үзе каракның артыннан китә. Ир-ат сумкадагы акча янчыгын ала, ә калган әйберләрне ташлап калдыра. Ханым җирдә үзенең телефонын табып ала, анда кан таплары була, күрәсең, карак һөҗүм иткәндә яраланган булган. 

Шул эз буенча полиция хезмәткәрләре, һөҗүм итүченең, элек хөкемгә тартылган, 29 яшьлек Чаллы кешесе икәнен ачыклыйлар. Аңа карата РФ ҖК ның "Көч кулланып талау" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Иң зур җәза - җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар