Йөкле Гөлназ Шәрипҗанова игезәк бәбиләр белән интрига ясады - фото
Гөлназ инстаграмда игезәк балалар сурәтләнгән УЗИ фотосын куйды.
Октябрь башында җырчы Гөлназ Шәрипҗанованың бәби көтүе билгеле булды. Хәзер Гөлназ бераз интрига ясарга уйлаган булса кирәк. Инстаграмда ул УЗИда игезәк балалар сурәтләнгән фото куйды. Шуның янына рус телендә кызыклы текст урнаштырды.
Якынча тәрҗемә итеп бирәбез: «Көз миңа матур сюрприз алып килде. Бу ике кечкенә кеше инде ике атна минем эчемдә икән, ә мин берни белмәдем. Әлбәттә, башта шок булды. Ләкин мин аларның икәү булганына бик шат. Кемнәр икәнен дә белмим әле: малайлармы, кызлармы, әллә малай белән кызмы. Ләкин мин чиксез бәхетле. Бу хәл һәр
Әлбәттә, моны укыгач, Гөлназ игезәк бәбиләр көтә дип уйлап куясың. Тик текстның азагында Гөлназ үз сүзләрен дә өстәп язган.
«Дуслар, чынлыкта мин бу ике сабыйның әти-әнисе кем икәнен дә белмим. Ләкин мин алар өчен бик шат», — дигән ул.
«Хәзер кемне көтәсең, дип сорарсыз инде», дип дәвам итә Гөлназ. Һәм бу сорауга да аермачык итеп кенә җавап бирми.
«Белгәч тә белербез. Ә минем йөрәк астымда таза,
Инстачылар да Гөлназның бу постына алданган. Башта бертавыштан игезәк бәбиләр белән котлый башлаганнар. Соңыннан гына язма Гөлназның үзе турында булмавын аңлап алганнар.