Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йөкле дип шикләнгән». Азнакайда 19 яшьлек егет 14 яшьлек кызны буып үтерә язган

Балигъ булмаган кыз социаль челтәрдә танышкан егет белән җенси мөнәсбәткә кергән.

news_top_970_100
«Йөкле дип шикләнгән». Азнакайда 19 яшьлек егет 14 яшьлек кызны буып үтерә язган
https://pixabay.com

Азнакай районында яшәүче 19 яшьлек егеткә карата хөкем карары чыгардылар. Ул «16 яше тулмаган кеше белән җенси мөнәсәбәткә керү», «башка җинаятьне яшерү өчен үтерергә маташу» маддәләре буенча гаепле дип табылды. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү һәм суд ачыклаганча, 2020 елда бу егет социаль челтәрләрнең берсендә 14 яшьлек кыз белән таныша. Апрельдә егет бу кыз белән җенси мөнәсәбәткә керә. Аннары кыз үзенең йөкле булуында шикләнүен әйтә. Җинаять җаваплылыгына тартылудан куркып, егет бу кызны үтерергә карар кыла. 

Егет кызны авылга алып китә һәм буып үтерергә маташа, куллары белән суга, аяклары белән типкәли. Кыз аңын югалта. Егет аның гәүдәсен машина багажнигына сала һәм чокырга илтеп ыргыта. Ул кызның гәүдәсен агач ботаклары белән каплап куя. Берничә сәгатьтән соң кыз аңына килә һәм юлга чыга. Биредә аңа узып баручы кешеләр ярдәм итә.

Суд 19 яшьлек егетне 9 ел 1 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара. Аны каты режимлы колониягә озаталар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100