Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өй каршыннан сыерларын алып кайткан өчен бер ир-ат күрше бабайны имгәткән

Пенсионер картның борыны сынган.

news_top_970_100
Өй каршыннан сыерларын алып кайткан өчен бер ир-ат күрше бабайны имгәткән
https://pixabay.com

Кубань якларындагы Курганинский районындагы Воздвиженская станицасында яшәүче ике күрше бергә яши башлаганнан бирле диярлек талашып тора. Бирегә күченгән яңа күршеләр үз кагыйдәләрен урнаштырмакчы була. Чираттагы талаш өй каршыннан сыерлар алып кайткан вакытта килеп чыккан. Моның өчен күрше пенсионерны кыйнап ташлаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Сыерлар хуҗасы Николай Сергеевичның бар тормышы шул терлекләр белән бара икән, аның башка табыш чыганагы юк. «Элеккеге заманнарда сыерлар болынга көтүлеккә йөри, аннары үзләре кайталар иде», — дип искә ала ул. 

Ләкин хәзер сыерларны усал күршеләрдән сакларга кирәк. Әле үзеңә дә куркыныч булуы бар. Берничә көн элек Николай Сергеевич үзенең берничә сыерын өенә таба алып кайтып барганда җәнҗал чыга. 

«Безнең урамда шешә муены кебек тар урын бар. Күршеләр яныннан узып барганда, бер хатын йөгереп чыкты, акыра башлады. Мин ни булганын аңларга маташтым, шуннан талаш чыкты. Хатын артыннан ир-ат чыкты, миңа йодрыклары белән ташланды, ләкин аны миннән аердылар», — ди бабай.

Шулай да хатынын яклап сугыша башлаган ир-ат тукталмый. Ул пенсионерны куып җитә һәм тукмый башлый. Николай Сергеевичның каны ага, ул үлә язган.

«Без шунда ук ашыгыч ярдәм, полиция чакырдык. Хәзер нишлисең инде — безнең урамда дүр гаилә сыер асырый, хәзер көн саен куркып торыйкмы? Станицада хуҗалык тотмый булмый, терлексез яшәү авыр», — дип сөйли күрше хатын Виктория. 

Табиблар пенсионерның борыны сынуын, имгәнгән урыннары булуын теркәп куя. Хәзер бу эшне полиция тикшерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100