Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәй көне чәчләрне һәм тән тиресен ничек тәрбияләргә?

Җәй көне тирене һәм чәчләрне кояш нурларыннан сакларга кирәк.

news_top_970_100
Җәй көне чәчләрне һәм тән тиресен ничек тәрбияләргә?
pixabay.com/ru

Җәй көне чәчләр һәм тиренең сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Кояштан саклый торган кремнар һәм чәч өчен чаралар куллану, баш киеме һәм табигый җиңел тукымалардан тегелгән киемнәр киеп йөрү яхшырак. Бу хакта «СберУслуги» һәм «СберЗдоровье» сервислары белгечләренә сылтама белән РИА Новости яза.

«Кояшка чыгарга 15 минут кала суга чыдам, SPF факторы 30 яки аннан да югарырак булган кояштан саклый торган крем сөртергә кирәк. Кремны ике сәгать саен яңартып торырга кирәк, шулай ук су коенганнан соң, тир бүленеп чыкса һәм актив физик йөкләнештән соң кабат сөртергә кирәк. Әгәр миңнәргез һәм татуировкалар бар икән — аларга кремны калынрак итеп сөртегез», — дип киңәш итә белгечләр.

Тире кебек чәчләр дә җәй көне кояштан саклауга мохтаҗ. Актив кояш нурлары аларны корыта, нурлар тирәнгә үтеп керә һәм чәчләрнең табигый пигменты югала, төсе уңа, дип искәртә белгечләр.

«Җәйге чорда чәчләр өчен косметикада УФ-фильтрлар булырга, шулай ук чәчләрнең дымын саклау өчен аларның составына пантенол, коллаген һәм гиалурон кислотасы керергә тиеш. Төрле брендларның махсус эшләнелгән линейкалары була, аларга шампуньнәр, дымландыра торган кондиционер һәм бальзам, юып төшерми торган спрей яки молочко керә. Болар су кергәндә яки кояшта йөргәндә чәчләрне саклаячак», — диде белгечләр.

Алар әйтүенчә, ультрафиолет нурлардан сакланырга ярдәм итә торган баш киеме һәм өс киеме кияргә кирәк. Моның өчен табигый тукымадан тегелгән озын җиңле киемнәр һәм чалбарлар, киң кырлы эшләпә һәм ультрафиолеттан саклый торган күзлек туры киләчәк.

Шулай ук өйдән чыгып киткәндә ультрафиолет нурланышының индексын тикшерергә кирәк — моны һава торышы күрсәтелә торган теләсә кайсы сайтта карарга була. 3-5 күрсәткечләре уртача булып санала, ә 6дан югары булса, кызыну куркыныч булырга мөмкин. Ультрафиолет нурланышы, гадәттә, 10-16 сәгатьләрдә бик көчле була — бу вакытта күләгәле җирләрдә йөрү яхшырак санала.

«Кояш нурлары тәэсирендә миңнәр төсен, үлчәмен һәм чикләрен үзгәртергә мөмкин. Дерматологта дерматоскопия (миңне 10 мәртәбә зурайтып карау) тикшеренүе узу яман шешне башлангыч стадиядә ачыкларга ярдәм итә», — дип йомгаклады белгечләр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100