Йөк машинасы белән җиңел машина бәрелешкән: дүрт кеше һәлак
Башкортстанда зур йөк машинасы белән җиңел машина бәрелешкән.
"Известия" газетасы хәбәр иткәнчә, Уфа-Оренбург юлында "Тойота" һәм "Ман" бәрелешкән. Нәтиҗәдә дүрт кеше һәлак булган.
Коточкыч фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, дип яза "Татар-информ".