news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йөк машинасы баланы таптаган мизгел видеога эләккән

Юл аша чыгып баручы бала шунда ук һәлак булган.

news_top
Йөк машинасы баланы таптаган мизгел видеога эләккән

9 ноябрьдә Мәскәүнең Дубравная урамында авариядә 10 яшьләр тирәсендәге малай машина астында калып һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Бала юл аша "зебра"дан чыкмакчы булган. Шул чакта борылыштан килеп җиткән машина аны бәрдергән.

Йөк машинасы баланы таптаган мизгелне күзәтү камерасы видеога төшереп алган.

Видео кадрлары буенча светофорның төсе нинди булуын ачыклап булмый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Баланы бәрдергән машина һәлакәт урыныннан качып киткән. Соңрак аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар