Йөгергәндә, йөзгәндә арыгач, ни сәбәпле кабат хәл керә, икенче сулыш барлыкка килә?
Кеше баскычтан менгәндә дә бераздан аңа яңа көч килә.
Аэроб физик йөкләмәләр вакытында барлыкка килә торган феноменны «икенче сулыш» дип атыйлар. Кеше күнегүләр белән шөгыльләнә, арый башлый, ләкин ул көчәнешен киметми, гел шөгыльләнүен дәвам итә. Шул чакта кисәк кенә аңа яңа көч килә һәм хәле яхшыра. Моның сәбәбе фактлар сайтында язылган.
Аэроб йөкләмә — түбән интенсивлыктагы физик күнегүләр. Мәсәлән, йөрү, урында йөгерү, йөгерү, йөзү, тимераякта шуу, баскычтан менү, ишкәк ишү, скейтбордта йөрү, бию, баскетбол, теннис һәм башкалар.
Тикшерүчеләр төрле фикерләр әйтә. Икенче сулыш барлыкка килү хисе интенсив аэроб йөкләмә башлангач, 15-20 минуттан барлыкка килә дип санала. Бу вакытта организм артык углекислый газны чыгаруны тәмамлый, ул күп итеп кислород ала башлый. Галимнәр бу халәтне «аэроб метаболизм» дип атый. Бу чакта сулыш алу җиңеләя, авырту хисе кими, көч килә, йөкләмә авыр булып тоелмый, кеше спорттан ләззәт ала башлый.
Икенче сулыш барлыкка килүнең башка сәбәбе — мускуллар туклануның углеводларны яндырудан майларны эшкәртүгә күчүе белән бәйле.
Тагын бер теория раслаганча, икенче сулыш ул платога чыгу, ягъни тотрыклы халәткә күчү. Бу вакытта организмның гомуми җылынуы мускуллары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыра, үпкәләр ачыла, алар мускулларга җитәрлек дәрәҗәдә кислород бирергә сәләтле була. Моннан тыш, хәл яхшыру физик активлык вакытында канга эндорфиннар бүленеп чыгу интенсивлыгы арту белән дә аңлатыла.