Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өй өчен булган гирлянданы урамда кулланырга ярыймы?

Гирлянда дигән гомуми исемгә дюралай, пәрдә (занавес), челтәр (сетки), клиплайт, белтлайтлар керә.

news_top_970_100
Өй өчен булган гирлянданы урамда кулланырга ярыймы?

Лампочкалардан тезелгән традицион чыршы гирляндалары шактый ук нәзберек җайланма. Нинди генә яңа төрләре чыгарылса да, гирлянда иң куркыныч Яңа ел бизәге булып кала бирә.

Ничә Втлы булырга тиеш?

Лампочкалар кызып, янгын китереп чыгармасын өчен, 65 Вт тан да куәтлерәк гади гирлянда сатып алмагыз. Шулай ук аны бизәү өчен төрле пыяла шешә эчләренә салырга ярамый.

“Вилка”сы традицион рәвештә

Гирлянданың “вилка”сы сыйфатлы материалдан эшләнгән булырга тиеш. Хәзер сатуда чыршы яки башка Яңа ел фигурасына охшатып ясалган “вилка”лы гирляндалар күренә башлады. Андыйга кызыкмагыз. Ул бик тиз сафтан чыга, ә тимерчыбык өзелә.

Озынлыгы – 3 тапкырга артык

Белгечләр чыршы биеклегеннән өч тапкырга зуррак булган классик гирлянда сайларга киңәш итә. Шул чакта сез үзегезнең барлык дизайнерлык фантазиясен эшкә җигә аласыз.

Урамда һәм өйдә куллану өчен

Розеткага тоташа торган тимерчыбык өйдә куллану өчен – 1,5 м, урамда 10 метрдан да ким булмаска тиеш. Гирлянда тартмасында уенчыкның параметры күрсәтелә. “Гомум озынлык” яки “размер” дигәндә лмпочкалардан башка тимерчыбык озынлыгы дигән сүз. Әгәр гирлянданы урамга куярга теләсәгез, ул махсус саклану чарасы - IP44 дан да ким булмаска тиеш. Ә тартмада исә “Внешнее использование” дигән язу булуы шарт. Мондый җайланманың тимерчыбык диаметры 3,3 мм, ә бакыр чыбыкның калынлыгы 0,5 кв.м дан ким булырга тиеш түгел. Урамда куллану өчен гирлянданың чыбыгы ПВХдан эшләнгән булмасын. Чөнки суыкларда ул катып килә һәм гирляндагыз башка кабынмаска да мөмкин.

Озайтырга – ярый, кыскартырга - юк

Күпчелек чыршы утларын махсус “переходник”лар аркылы озайтырга була. Ә менә кыскарту тыела. Бу бигрәк тә “светодиодлы” модельләргә кагыла, чөнки алар билгеле ток куллануга исәпләнгән.

“Блок питания-контроллер” тартмасы өстәмә кораллар – пычак, отвертка ярдәмендә генә ачылырга тиеш.

Сыйфатлы гирляндадан чит, бигрәк тә арзанлы резина исе килмәсен. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100