news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өй белән койма арасыннан баручы хатынны түбәдән төшкән кар басып үтергән

Мәрхүмәнең мәетен өч метр калынлыктагы кар астыннан тапканнар.

news_top
Өй белән койма арасыннан баручы хатынны түбәдән төшкән кар басып үтергән

Ленинград өлкәсенең Всеволжский районында яшәүче хатын кар астында калып, һәлак булган. Калын кар катламы ике катлы йорт түбәсеннән шуып төшкән. Бу турыда ТАСС хәбәр итте.

Фаҗига 17 февральдә була. Порошкино авылында яшәүче 60 яшьлек хатынга балалары шалтырата, тик трубканы алучы булмый. Шуннан соң алар авылга кайталар һәм коткаручылар чакыралар. 

Коткаручылар пенсионер хатынның мәетен өч метр калынлыктагы кар астыннан табып ала. Мәрхүмә хатын йорт белән койма арасында булганда, аның өстенә түбәдән кар ишелеп төшә. Шулай итеп ул тереләй килеш кар астында күмелеп кала һәм һәлак була, диелә «Вести» каналы хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар