Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәй башында нинди дару үләннәрен җыярга була?

Хәзер нинди үләннәрне җыеп була һәм алар нәрсәсе белән файдалы? Бу сорауларга үләннәрне белүче Фирая Захарова җавап бирде.

news_top_970_100
Җәй башында нинди дару үләннәрен җыярга була?
https://pixabay.com/ru

Күренекле үләнче Фирая Захарова май-июнь айларында нинди үлән һәм яфракларны кулланып булуы турында сөйли:

Каен яфрагы бик тә файдалы. Аны бүтән үләннәр белән кушып җәй буе эчәргә була. Канны чистарта, бавыр, бөерләргә, сидек юллары (мочеполовая система) һәм кан басымына да уңай йогынты ясый. Ашарга да, эчәргә дә ярый. Әзрәк сагызлы булса, аңа паразитлар якын килми, шуңа күрә аны яфрак яргач ук кулланырга була.

Киптереп, кыш буе чәй кебек эчәргә дә мөмкин. Каен, карлыган, кура җиләге яфраклары, бөтнек, гөлҗимеш, укроп орлыкларын кушып чәй эчсәгез, бигрәк тә әйбәт.

Нарат күркәсе дә файдалы. Аның белән хәзер бик күп рецептлар бар. Серкәсен чәйгә салып эчәргә дә, аракыга салып төнәтмә ясарга да була. Яшел күркәләренең сагызлы чагы бигрәк тә файдалы. Я шул нарат күркәсен, шикәр комы һәм су салып, әкрен утта кайнатырга кирәк. Аннары сүндереп куегыз. Тагын бер кат шулай кайнатып алып, сөзеп, банкаларга салып куярга була. 1 чәй кашы күркә кайнатмасын җылы су белән кабып эчеп торыгыз. Ул микробларга да, вирусларга каршы да бик әйбәт чара. Кешенең лимфосистемасын чистарта, табигый антибиотик ул.

Әремне җыеп, киптереп куярга кирәк. Яшел килеш берничә яфрагын ипи йомшагына кушып ашап куярга да була. Организмнан бөтен паразитларны чыгара. 5-6 көн эчкәч, 10 көн ял итеп алыгыз. Бик күп эчмәгез. Чәй кебек эчәргә дә ярый. Артык күп эчсәгез, баш авыртулары барлыкка килергә мөмкин. Кара көчләргә дә каршы тора ала бу үлән. Аны чәчәк атканчы да, аннары да җыярга була.

Сарут, тамырын алганда күче белән чыга ул. Аны җәй буе җыярга була. Тамыры да, үләне дә файдалы. Үпкәләр өчен яхшы. Тамырын термоска салып, төнәтмә ясап эчәргә ярый.

Яушан (вероника луговая) канны чистарта, үпкәләргә яхшы. Төрле хатын-кыз авыруларыннан да ярдәме тия. Профилактика чарасы буларак та кулланырга тәкъдим итәр идем.

Канлы үлән (чистотел) — агулы да, файдалы да. Берсен тамыры белән өзеп, югач, тукымага төреп, өч литрлы банкага әче суга 10-15 көнгә салып куегыз. Әче су ул — эремчектән калган су, пахта (майсызландырылган сөт өсте, сөттән май җитештергәндә алына торган өстәмә продукт). Бер аш кашыгы каймак, 1 аш кашыгы шикәр комы яисә йөзем салырга кирәк. Ул оеткы кебек була, әчеп тора. Күптәнге рецепт, бик файдалы. Аннары берәр аш кашыгы эчеп торырга ярый. Кешегә көч бирә, вирусларны үтерә. Әче суга салып эчкән вакытта файдасы гына тия, зыяны булмый. Канлы үләннең кечкенә генә яфрагын алып, ипи белән кушып чәйнәргә дә мөмкин. Күп ярамый, бик көчле, агулы үлән.

Наратбаш (хвощ полевой) сидек юлларына файдалы. Кояш булмаган, караңгы урында сакларга кирәк. Киптерелгән үләннәрне тукымадан тегелгән капчыкларга салып куярга була. Исемен дә язып куярга кирәк, чөнки кипкәч кыяфәте үзгәрә, танып булмаска мөмкин. Бу үлән бөтен организмга да файдалы, тик үзен генә эчәргә ярамый. 3-5 үләнне кушып салсагыз, яхшырак, — ди Фирая ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100