Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәй башында Казанда нинди һава торышы булачак?

Майда эссе һава торышы булгач, җәйгә дә шулай гына кереп китәрбез кебек тоелган иде. Әмма республикада кисәк кенә суытып җибәрде. Бу салкыннар каян килгән һәм алар күпмегә сузылачак? Бу хакта Sntat сайты язмасында.

news_top_970_100
Җәй башында Казанда нинди һава торышы булачак?
Салават Камалетдинов

Узган ялларда Татарстанда һава торышы атмосфера фронтлары йогынтысында булды. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яуды, яшен, көчле җил булды, диделәр республиканың Гидрометеорология үзәгендә. Ә якшәмбе көнне һава торышы сизелерлек үзгәрде. Көньяк районнарда бу көнне һава температурасы +18...+24°, ә көнчыгышта +28° градус булды. Салкын төньяк-көнчыгыш фронты Татарстанның көнбатышына да сизелерлек салкыннар алып килде һәм төнлә һава температурасы +16 градуска кадәр төште. Дүшәмбе көнне урыны белән яңгырлар яуды, көндез һава температурасы +10…+15 градус булды. Казанда көндезге 12дә +14,2 градус җылы иде.

Ни өчен суытты?

Хәзер уртача көнлек температура +16 градус булырга тиеш, әмма ул нормадан 5-6 күрсәткечкә түбәнрәк. Безгә салкын һава массалары килә, чөнки Татарстанны арктик циклонның көньяк-көнчыгыш өлеше биләп алды. Аның үзәге кайдадыр Скандинавия тирәсендә, дип аңлатты КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев. Бу атнада дүшәмбе һәм сишәмбе иң салкын көннәр дияргә була.

Ялларда нинди һава торышы булачак?

Республикада узган төндә һава температурасы +5 градуска кадәр төште. Әмма иртәгәдән термометр баганалары кабат күтәрелә башлаячак. Майдагы уртача температуралар (аеруча икенче яртысында) июльнекенә якын булды, нормадан 3 градуска югары булды һәм +18 градусны тәшкил итте, диде Юрий Переведенцев. Язның соңгы аенда туфрак һәм су җитәрлек җылынып өлгерде, арктик масса киләсе көннәрдә тиз җылыначак. Әмма төнлә һава температурасы түбән булу сәбәпле, Казанда уртача тәүлеклек температура майдан аермалы буларак, июньнең беренче яртысында +18 градустан артып китмәячәк.

Метеорологлар вәгъдә иткәнчә, бүген Татарстанда +16…+21 градус җылы булачак. Дөрес, киләсе ике төндә урыны белән нибары 4 градус кына җылы булачак. Ә 2 һәм 3 июньдә +17…+22 градуска кадәр җылытачак. Җомга һәм шимбә көннәрендә республикада антициклон йогынтысында коры һава торышы сакланачак. Төнлә һава температурасы бераз гына күтәреләчәк, атна ахырында көндез +18…+23, ә шимбә көнне +22…+27 градус җылы булачак.

Июньдә яңгырлар булачакмы?

Язның соңгы ае коры булды, явым-төшемнәрнең нибары 50 проценты гына яуды. Әгәр хәлләр майдагы кебек барса, явым-төшемнәр көтмәскә кирәк, дип кисәтте КФУ профессоры. Антициклон да шундый йогынты ясый. Татарстанда 7 июньгә кадәр янгыннар куркынычы югары булып саклана, дип фаразлый Гидрометеорология үзәге.

Кайчан су коенырга мөмкин булачак?

Майда ук эссе булгач, быел су иртәрәк җылыначакмы? Кичә Казанга иң якын Югары Ослан гидропостында Иделдәге суның температурасы +18,7 градус булган, әмма бу яр буе тирәсендә генә шулай, дип аңлатты Гидрометеорология үзәгенең гидрология бүлеге җитәкчесе Алексей Соколов. Сулыклардагы су һава температурасына караганда берәр ай соңга калып җылына. Су температурасы +17 градус булганда спортчыларга ачык суда ярышларда катнашырга рөхсәт ителә. Санитар нормалар буенча, су температурасы 18-20 градус булганда коенырга мөмкин. Шулай да, коену сезонын Роспотребнадзор ача. Юрий Переведенцев әйтүенчә, быел Иделнең суы күп һәм әле кеше тәне өчен уңайлы түгел. Аның фикеренчә, төнлә температуралар түбән булгач, Казан тирәсендә июнь башында ук су керүләр башланмаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100