Венера Мәҗитовадан дөрес тукланучылар өчен бәлеш рецепты
«Чын әйтәм, «ПП бәлеш» бик тәмле килеп чыга», ди «Өй ашлары» китабы авторы.

Башкортстанда яшәүче журналист, «Өй ашлары», «Хуҗабикә» китаплары авторы, язучы Венера Мәҗитова үзенчәлекле рецептларны күреп, аларны пешереп карап, үзенең виртуаль дуслары белән бүлешергә ярата. Бу юлы ул дөрес тукланучылар өчен бәлеш рецепты тәкъдим итә.
«Кит инде, «ПП бәлеш» була мени?», дияргә ашыкмагыз, дуслар. Була икән шул менә. Алай гына да түгел, бик тәмле дә була икән. Мин үзем дә бүген беренче тапкыр пешердем. Бииик тәмле булды. Өйдәгеләр дә яратып ашады. Шуның рецептын сезнең белән бүлешим әле», дип яза ул.
Бәлеш өчен кирәк:
385 грамм эре тарттырылган он;
200 грамм 15 процентлы кибет каймагы;
80 грамм ак май;
1 йомырка;
1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч;
Бер чеметем тоз.
Эчлек өчен:
700 грамм майсыз сыер ите (тавык итеннән дә пешерергә була);
5-6 баш суган;
4-5 бәрәңге;
Эш барышы:
1. Йомырканы тоз белән күпертәбез.
2. Барлык ингредиентларны бергә кушып камыр басабыз.
3. Ярты сәгатькә камырны ял итәргә суыткычка озатабыз.
4. Ул арада эчлек әзерлибез.
5. Майсыз итне шакмаклап турыйбыз. (Итне суган белән никадәр алдан бутап куйсаң, бәлеш шулкадәр тәмлерәк була).
6. Бәрәңгене дә шакмаклап турыйбыз.
7. Бәлеш камырының төбен стакан куеп кисәбез. Шушылай итеп төбен тишкәндә, бәлеш 1, 5 сәгать эчендә пешеп чыга. Бәлешнең камыры да каралмый. Алсу килеш кала.
8. Бәлеш камырын матурлап бөреп, алдан кабызып куелган духовкада бер сәгать ярым пешерәбез.
9. Бәлеш пешеп чыккач, сөлге астында ярты сәгать тотабыз.
Үзенчәлекле рецепт белән бүлешкәннән соң, виртуаль дусларына мөрәҗәгать итеп Венера ханым: «Чын әйтәм, «ПП бәлеш» бик тәмле килеп чыга. Пешереп карагыз, дуслар!», дип язган.