news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өй ачкычын югалткан Чаллы кешесе балконнан егылып төшкән

Ир-ат фатирына балкон аша кермәкче булган.

news_top
Өй ачкычын югалткан Чаллы кешесе балконнан егылып төшкән

43 яшьлек исерек ир-ат фатирына балконнан кереп маташкан. Тик көче дә, осталыгы да җитмәү сәбәпле, өченче каттан егылып төшкән.

Шаһитлар «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Ирнең җитди имгәнүе ачыкланган. Аның берничә кабыргасы сынган, эчке органнары имгәнгән, дип "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.

Хәзер аны табиблар дәвалый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар