Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хыянәттә гаепли» – Ярсыган хатын сөяркәсен чәнчеп үтергән

news_top_970_100
«Хыянәттә гаепли» – Ярсыган хатын сөяркәсен чәнчеп үтергән
фото: https://kamchatka.sledcom.ru

Камчатка краенда яшәүче хатын талашкан чакта, бергә яши торган ирен чәнчеп үтергән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Ир-ат бергә яши торган хатынын хыянәттә гаепли. Хатынның моңа ачуы чыга.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 14 августта 49 яшьлек хатын 43 яшьлек сөяркәсе белән «Портовик» бакчачылык ширкәтендә бакча йортында була.

Ир хатынны кимсетә, хыянәттә гаепли, шулай итеп, алар талаша башлый. Хатын үпкәли, пычак ала һәм сөяркәсенең сул як ботына кимендә 4 тапкыр пычак кадый. Шулай итеп, ир-атның артериясе яралана, ул, күп итеп кан югалтудан, урында ук үлә.

Хатын аңына килгәч, җинаять коралын яшермәкче була, пычакны якындагы коега илтеп ыргыта. Ләкин тикшерүчеләр аны таба.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100