Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хыянәтче иренә үч». Күп балалы хатын кызының башына балта чаба, икенче баласын яралый

news_top_970_100

25 июньдә Красноярск краеның Курагино бистәсендә яшәүче хатын кызын үтерә. тагын бер баласын яралый. Ул шулай итеп иренең хыянәте өчен үч алмакчы була. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига күп балалы гаиләдә була. Хатын ирен хыянәт итә дип шикләнә, иреннән үч алу өчен, балаларына һөҗүм итә. Исерек килеш әни кеше 3 яшьлек кызының башына һәм муенына балта белән чаба, бала урында ук үлә. Аннары пычак ала һәм 8 яшьлек кызының муенын яралый – бала исән кала, аны хастаханәгә китергәннәр.

Әлеге вакытта өйдә тагын бер бала – 6 яшьлек кыз була, аңа зыян килмәгән. Әти кеше бу вакытта эштә була.

Аннары бу хатын дустына шалтыратып, барысын да сөйләп бирә. Хәзер аны тоткарлаганнар, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100