Мин – пенсиядәге хатын, олы кызым бар. Кызым үсмер вакытта аның әтисе белән аерылыштык. Сәбәбе гап-гади – иремнең сөяркәсе барлыкка килде, һәм минем моңа түзеп торасым килмәде. Яшүсмер кыз балага әти-әнисенең аерылышуы авыр булуын бик яхшы аңлыйм. Башта кызым ничектер миннән читләшкән кебек булды, тик тора-бара мөнәсәбәтләребез җайланган кебек иде.
Без кызым белән Казанда 1 бүлмәле фатирда яшәдек. Соңыннан ул бер ир-ат белән йөреп китте, аннан кыз бала тапты. Бу ир-ат та безгә яшәргә килде. Барыбызга бергә ничек тар һәм кысан булганын күз алдына китерәсезме?! Берара мин үземне яшьләргә комачаулыйм дип уйладым.
«Безнең иске генә ташландык дача йорты бар бит, бәлки, мин шунда китеп яшәрмен. Әкренләп йортны яңартырмын, көчем җитәрлек. Һич булмаса сез дә булышырсыз», – дип тәкъдим иттем.
Кызым һәм кияү тиешле кеше каршы килеп маташмады. Һәм мин үз ихтыярым белән дачага күченеп киттем. Башта барысы да яхшы булды. Әкренләп яңа урынга ияләндем.
Кызым белән көненә берничә мәртәбә шалтыратып сөйләшәбез. Ул бала карау буенча да гел минем белән киңәште: нәрсә ашатырга, теге яки бу һава торышында нәрсә кидертергә, нинди китаплар укырга.
Моннан тыш, алар сирәк булса да минем янга килеп йөрде. Ә икесе генә калырга теләгәндә, оныгымны хәтта атна буена да үземә алып кала идем.
Тик соңыннан җәй тәмамланды һәм мин иске йортта яшәүнең бөтен «рәхәтлекләрен» тоя башладым. Аны тулысынча яңарта алмадым, көчем дә, акчам ди җитмәде.
Көзен исә бик еш салкын тидереп чирли башладым. Кышкы салкыннарда монда ятып булмаячагын аңладым. Кызыма шалтыраттым.
«Мин фатирга кайтырга булдым», – диде.
«Юк! Син моңа лаек түгел», – диде кызым аны-моны да сорап тормыйча.
Нәрсә-нәрсә, тик мин моны көтмәгән идем. Бик кәефем төште, тик сөйләшүне дәвам иттем.
«Ә нишләп синнән нәрсәгәдер лаек булырга тиеш әле?» – дидем.
«Үзең белмисеңме? Син минем тормышны җимердең!» – дип кискен генә җавап бирде кызым.
«Аңламыйм, ничек синең тормышны җимердем соң мин?» – дидем аптырап.
«Син әтине башка хатын тапкан өчен ташладың. Шуның өчен ир ташлыйлармы инде! Минем өчен – үз балаң өчен түзеп яши дә алыр идең. Әти бит синең белән аерылышырга уйламаган иде!» – диде.
«Кызым, син – олы кеше инде, син мине аңларга тиеш. Сиңа хыянәт иткән кеше белән ничек яшәп булсын?» – дидем.
«Әти акчаны яхшы эшләде һәм мине тәэмин итә алыр иде. Ә син болар турында уйлап та карамадың! Ә хәзер безнең нәрсәбез бар? Әти сөяркәсенә китте, анда тагын 2 баласы туды. Әнә хәзер болын кадәр коттеджда яшиләр, ел саен ял итәргә йөриләр, бернинди мохтаҗлыклары юк. Ә без бәп-бәләкәй 1 бүлмәле фатирда бер тиенсез калдык», – диде кызым, ярсып.
«Алай дияргә ярамый. Син ач-ялангач үсмәдең», – дидем.
«Ач-ялангач түгел?! Ә син мине укыта алдыңмы соң? Машина алып бирдеңме? Ичмасам 2 бүлмәле фатир алырга да акчаң җитмәде бит! Шул 1 бүлмәле фатир өчен мин әтигә генә рәхмәт әйтә алам, ә сиңа бернәрсә өчен дә рәхмәт әйтә алмыйм!» – диде кызым.
«Кызым, хатын-кыз горурлыгы дигән нәрсәне аңламыйсыңмыни соң син?» – дип, кызымны акылга китерергә тырыштым.
«Горурлыгыңны бер җиргә тыгып куйсаң, арт ягыңны ялтыратып йөрисе булмас иде! Әгәр әтине ташламаган булсаң, минем бөтен нәрсәм дә булыр иде, ә хәзер минем бернәрсәм дә юк!» – диде кызым.
«Син мине гаеплисең. Ә бит мин сиңа әтиең белән аралашуны тыймадым. Ә әтиең ничә еллар буена синең белән аралашырга талпынып та карамады. Нигә аны гаепләмисең соң?» – дип җавап бирдем.
«Минем белән аралашуны әтигә яңа хатыны тыйгандыр. Мин аны бик яхшы аңлыйм – аңа иренең беренче хатыннан туган бала нәрсәгә кирәк? Ахыр чиктә бөтен нәрсә аңа һәм аның балаларына булды, ә миңа – шымытыр. Һәм бөтенесе дә синең аркада! Ә кайда соң минем алиментлар?» – диде кызым.
«Әтиең рәсми эштә эшләмәде, шуңа алиментлар өч тиен булды. Алар соңгы тамчысына кадәр синең өчен тотылды, мине гаепләрлегең юк», – дидем.
«Мин әйткәннәр җитәрлек инде», – диде кызым.
«Ярар. Әгәр мин шулай начар әни булганмын икән, мин күченеп киткәнче, ник миңа әйбәт мөнәсәбәттә булдың соң?» – дидем.
«Ә миңа кем бала карашырга тиеш соң? Мине мәхрүм иткән нәрсәләр өчен син ничек тә булса түләргә тиеш бит!» – диде кызым.
Бу сөйләшүдән соң җаным әрнеде! Кызым миңа шушы еллар буе үпкә саклап яшидер дип уйлап та караганым булмады. Ә бит мин, үз вакытында хыянәтче иремне куып чыгарып бик дөрес эшләдем, дип уйлаган идем.
Ә хәзер икеләнәм: ул вакытта дөрес эшләдем микән? Әллә түзеп яшәргә кирәк булганмы? Ул вакытта кызымның миңа бернинди үпкәсе дә булмады бит. Тик бернәрсәне дә кире кайтарып булмый инде. Ә мин алга таба ничек яшәргә белмим.