news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хыянәтче ир белән хатынга штраф салырга тәкъдим иттеләр

news_top

Иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш федераль проекты (ФПБК) җитәкчесе Виталий Бородин россиялеләргә хыянәт өчен штраф салырга тәкъдим итте. Бу инициативасын ул Life.ru басмасына биргән әңгәмәсендә әйтте.

Җәмәгать эшлеклесе фикеренчә, хыянәт өчен 15 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф салырга кирәк. Моннан тыш, ул ташлап киткән һәр бала өчен әнисенә яки әтисенә 50 мең сум күләмендә штраф билгеләргә тәкъдим итә.

«Әгәр гаилә әтисе яки әнисе гаебе белән таркалган икән, гаепле кеше түләргә тиеш», – диде Бородин.

Мисал итеп, ул Гарәп Әмирлекләрен һәм кайбер Европа илләрен китерде, анда никахтагы җаваплылыкны бозган өчен зур штрафлар салына.

31 июльдә Россия Президенты Владимир Путин ата-аналарның яки опекуннарның балаларны тәрбияләү, укыту һәм матди яктан тәэмин итү бурычларын үтәмәве яки тиешенчә үтәмәве өчен штрафларны 500 сумнан 2 мең сумга кадәр арттыру турындагы законны имзалады. Әмма кайбер белгечләр фикеренчә, бу чара нәтиҗәле түгел, чөнки авыр хәлдәге гаиләләрдә еш кына штраф түләрлек акча булмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар