news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хыянәт, запас вариант...»: Зәринә Асылкаева ялгыз булуының сәбәбен аңлатты

news_top
«Хыянәт, запас вариант...»: Зәринә Асылкаева ялгыз булуының сәбәбен аңлатты
Фото: © «Татар-информ»

Яшь җырчы Зәринә Асылкаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә кызыклы видео урнаштырды. Анда ул кешеләр еш бирә торган: «Ни өчен син мөнәсәбәтләрдә түгел? Вариантлар күп бит…» – дигән сорауга җавап бирә.

Җырчының җаваплары түбәндәгечә яңгырый:

«Хыянәт иткәндә, ни өчен мөнәсәбәтләр кирәк?»

«Әгәр кеше элеккеге мәхәббәтен сагынса?»

«Әгәр кызыксыну югалса?»

«Һәркемнең дә запас варианты булса?»

Аның сүзләреннән күренгәнчә, җырчы мөнәсәбәтләргә бик үк ышанып карамый, хәтта пессимистик фикер йөртә кебек.

Ә сез ничек уйлыйсыз: бүгенге көндә чын мәхәббәт табып буламы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар