Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хыянәт итүен таныды». Көнче ир сөяркәсенә 47 тапкыр пычак кадаган

news_top_970_100
«Хыянәт итүен таныды». Көнче ир сөяркәсенә 47 тапкыр пычак кадаган
https://sverdlovsk.sledcom.ru/

Түбән Тагилда яшәүче ир-ат сөяркәсенә 47 тапкыр пычак кадаган. Бу турыда РЕН ТВ каналы Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Җинаять быел 3 гыйнварда була. 33 яшьлек ир-ат сөйгәне белән хәмер эчеп утыра. Мәрхүмә хатын аңа хыянәт итүен сөйли. Ир-ат ярсый, хатынны кыйнап ташлый.

E1.RU сайты белешмәсе буенча, ир-ат хатынның битенә, муенына, күкрәгенә һәм кулларына 47 тапкыр пычак кадый. Хатын урында ук үлә.

Аннары ир-ат мәеттән котылмакчы була. Ул корбанын урамга алып чыга һәм подъезд янында ташлап калдыра. Хатынның әйберләрен өйдән читкә илтеп ыргыта, фатирда кан тапларын чистарта.

Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых сүзләренчә, мәрхүмә хатын да биредә яшәгән, үтерүче ир-ат моңа кадәр талу һәм урлау өчен хөкем ителгән булган. Хәзер аны 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Җинаять эшен тикшереп бетергәннәр, хәзер 33 яшьлек ир-ат суд каршына басачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100