Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хыянәт итте». Көнче ир сөйгәненең анасына аткан, фатирда янгын чыгарган һәм һәлак булган

news_top_970_100
«Хыянәт итте». Көнче ир сөйгәненең анасына аткан, фатирда янгын чыгарган һәм һәлак булган
https://kuzbass.sledcom.ru

Новокузнецк шәһәрендә яшәүче ир-ат элек бергә яшәгән хатынының хыянәтен ачыклаган. Шуннан соң ул хатынның анасына аткан, өйдә янгын ясаган һәм үзе һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

5 мартта 65 яшьлек ир-ат сөйгәненең фатирына килә. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, ир-ат хатынның хыянәте турында белгән һәм үч алырга теләгән.

Ир-ат буш кул белән килми, ул кулдан ясалган корал һәм янучан сыеклык алып килә.

Хатын өйдә булмый, анда хатынның 70 яшьлек анасы гына була. Ярсынган ир-ат өлкән яшьтәге хатынга ата. Аннары ни булганы билгесез, тик фатирда янгын башлана. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, ир-ат ишектән очып чыга.

Социаль челтәрләрдә таралган кадрларда янган ир-ат күренә, ул подъездда баскычта ята. Шаһитлар бу кешенең шартлаткычы булган, ул фатирда шартлаган, дип саный, урамда тәрәзә ватыклары да табылган.

Урынга килгән коткаручылар янгынны сүндерә. Аннары ир-атның мәете табыла, фатир хуҗабикәсен хастаханәгә озаталар, ул исән, пешкән.

Россия Тикшерү комитетының Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, янгын билгесез янучан сыеклык аркасында чыккан.

Тикшерү эшләре дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100