Иремнең миңа хыянәт иткәнен көтү куганда белдем. Дөресен генә әйткәндә, көтү куганда тагын әллә нәрсәләр ишетергә була. Миңа калса, бөтен «свежий» яңалыклар шунда чәйнәлә. Кеше әле иртән авызын юмаган, ә инде кемнеңдер тормышы турында авыз чайкый.
Хатын-кызлары гына булса – бер хәл, аның ир-атлары безне дә арттыра. Машина тәгәрмәчләре түгел, Фираяның пәрәмәчләре тел очында.
Иртә белән, гадәттәгечә, өч сыерымны капкадан чыгардым да, озын таягымны алып, көтүгә ашыктым. Мәтәләнә-мәтәләнә, түбән очка җиттем. Алайса өч сыер өч якка китеп тәңкәмә тиде.
Сыерлар яшел үлән күргәч, ашый-ашый барды. Алдымнан ике ир-ат бара. Берсе Денис, берсе Халит.
Денис биленә таянган, Халитнең сөйләгәнен тыңлап бара.
Әле ул яшь икән әле, зараза. Яшь чагындагы шикелле арткы бакчадан гына сикереп чыккан. Алгы яктан кеше күп йөргәнгә күрә, арттан гына чыга икән. Хатыны белми әле, ярый. Арткы ягына тибеп чыгарган булыр иде.
Халит шунда көлеп куйды да тәмәкесен кабызды. Үзем тыңлыйм, үзем кем турында сүз барганын аңламыйм. Ә беләсе килә! «Нәрсә-нәрсә?» – дип колагымны торгыздым. Сорый да алмыйм, ичмасам.
Яшь булмыйча, гомере буе үзен карап йөртте бит ул. Безнең шикелле авыр әйбер күтәргәне бармы аның? Көтүне дә хатыны куа, үзе тәмләп йоклап ятадыр, – ди Денис.
Бар аңлаганнарым шул иде: безнең авыл кешесе бер хатынның арткы бакчасыннан сикереп чыга икән. Шул рәвешле, кешегә күренергә теләмичә, яшеренеп йөри. Әгәр ул ирнең хатынына хыянәт иткәне ачыкланса, тынгы бетә икән, имеш.
Җилфердәп көтүне кудым да өйгә кайттым. Камил әле урынында, йоклый иде. Минем аны уятканым булмады. Жәлли идем.
Денис белән Халитнең сөйләшкәннәре башымнан чыкмый. Кем икән соң ул ир? Аның өчен миңа анализ үткәрергә кирәк иде.
Ул кеше арткы бакчадан сикереп чыккан, диделәр. Ә кемнәрнең безнең авылда «арткы бакча» диярлек җирләре бар? Фермер малае, Рамил бабаңның, Сәетгәрәйләрнең, Саҗидәнең һәм башкалар...
Сөт тапшырганны билгеләп бара торган кәгаземнең бер битен ертып алдым да исәпли башладым. 500 кешенең 100ендә «тучны» бар. Рамил бабайга инде 70 яшь. Ул кайсы рәшәткәдән сикереп чыкса да, аның турында: «Яшь икән әле», – дип булмый. Аны сызып атабыз. 99 калды.
Хатыны белсә, күптән куып чыгарды инде, ди. Димәк, ул өйләнгән, хатыны белән тора.
Исемлектән үзе генә торганнарны сызып аттым.
Авыр күтәргәне юк, диләр, димәк, төзелештә эшләми. Ә кемнәр безнең башлы? Шул ук фермер малае, бухгалтер, укытучы һәм сөт җыеп йөрүчедер инде.
Үзем борчылудан аякны селкетеп утырам, үзем карандаш башын чәйним. Тагын исәпли башладым. Тукта, көтү кумаучы ир-атларны барларга кирәк бит, минәйтәм. Авылда барлыгы 90 баш сыер куалар инде. 20 ир-ат иртән тора, калганнары – хатын-кыз.
Үзем уйлыйм, үзем ирем йоклаган якка карыйм. Тәмле йоклый бит, зараза. Шулай да аның гырлавына түзеп булмый, шуңа күрә, без инде күптәннән аерым йоклыйбыз.
Өстәвенә, «подозреваемыйлар» исемлегенә дә керә бит! Вәт, минәйтәм, җәфа!
Күккә бармак төртеп утырганчы, иремне сынап карарга булдым. Икенче көне иртән уяттым да:
Мансур, тор, көтү ку әле бүген, – дидем. Селкенми дә.
Юк инде, юк инде, – дип киреләнә.
Тор, мәктәпкә сабый баланы уятаммы әллә?
Тагын башын да күтәрми. Аптырагач, чүмеч белән йөзенә салкынча су сиптем. Гомер булмаганны берне матур итеп сүгенде дә сикереп торды.
Әйбәт сикерәсең, име? – дип төрттердем.
Бу ачуыннан, мине күрәсе килмәгәнгә, үзалдына нәрсәдер сөйләнеп, чыгып китте.
Таяк шунда, рәшәткәгә терәтеп куйган! – дип, артыннан кычкырып калдым.
Русча әйтмешли, «ничава, нормально», үлмәде. Куып кайтты. Барлык авыл мужиклары гаҗәпләнгәндер Мансурны күреп!
Бу көтү куарга уятулар көн дә кабатлана башлады. Уятам да уятам, уятам да уятам.
Бетереп көтү кууны миңа тапшырдың, – дип кисәтү ясады ирем. Мин башны җүләргә салып, игътибар итмәскә булдым.
Бер көне иртән көтү куып кайткач, Мансур ачык йөз белән кайткан иде. Нәрсәдер исенә төшә дә көлә, исенә төшә дә көлә.
Нәрсә үзең генә көләсең? Сыерың үгез сорадымы әллә? – дидем.
Көтүне бүген Рамил бабайның хатыны түгел, үзе куган иде. Авыл егетләре «Көтү кумаучылар кинәт кенә берәм-берәм чыга башлады бит әле», – диләр. Ә Халит бөтенләй: «Син дә сулга йөрисеңме әллә?» – дип сорады. Ә мин башта аңламыйча торам! Бу Рамил бабайга күрсәтә. Теге айнып бетмәгән килеш, чайкала-чайкала сыер артыннан атлый. Артыннан чалбары да ертык. Моны хатыны, иртә белән генә өйгә кайтып кергәне өчен, көтү куарга чыгарып җибәргән!
Иртә белән? Рамил бабаймы?
Ник белми идең мени аны шешәгә кызыгып, ялгыз Мәръям апа янына йөргәнен?
Югалып калдым. Димәк, Мансур миңа хыянәт итеп йөрмәгән булып чыга! Шатлыгымнан иремә ябыштым, кысып-кысып йочакладым. Бу берни аңламыйча миңа карап тора.
Ярар, бар, – минәйтәм, – Иртәгә көтүне үзем куам, – дип шатландырдым.