Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хыялың тормышка ашты» – татар эстрадасы җырчысы өйләнгән

news_top_970_100
«Хыялың тормышка ашты» – татар эстрадасы җырчысы өйләнгән

Татар эстрадасында буйдак егетләр саны бер кешегә кимегән – яшь автор-башкаручы Айназ Әүхәдиев өйләнгән.

Җырчы 2 март көнне сөйгәне белән никах укыткан. «Никах көнебез», – дип язып, Айназ социаль челтәрләргә тормыш иптәше белән фотосын урнаштырган.

«Тәбриклим, братка», – дип язган аңа үзе дә һаман буйдак шагыйрь, алып баручы Ренат Галиәскәр.

«Чын күңелдән котлыйм, бәхетле булыгыз», – дигән җырчы Илзәдә Госман.

«Котлыйм, брат. Хәерле, озын гомерләр сезнең гаиләгә», – дип язган Илшат Шәехов. «Тигез, матур гаилә булып, гомер буе бергә яшәргә язсын», – дип җырчы Илшат Вәлиев тә тәбрикләгән яшьләрне.

«Бәхетләрегез чикләнмәсен», «Хыялың тормышка ашты, Айназ. Әлхәмдүлилләх. Аллаһы Тәгалә сезгә сәламәтлек, күп бәхетләр, сәламәт балалар насыйп итсен», – дигән комментарийлар да бар.

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100