Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хыяллары зурдан иде...»

Омск өлкәсе Тара шәһәреннән булган 31 яшьлек Рим Курманов Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган. Бу хакта егетнең туганнары хәбәр итә.

news_top_970_100
«Хыяллары зурдан иде...»
социаль челтәрләр

Омск өлкәсе Тара шәһәрендә яшәүче Рим Курманов Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган. Римның 2 кечкенә баласы калган. Бу хакта егетнең туганнары хәбәр итә.

Рим Фәйрүзә һәм Фәүкәтнең төпчек уллары булып Омск өлкәсе Большеречье районы Тусказан авылында туа, Үләнкүл урта мәктәбендә белем ала. Соңыннан Курмановлар гаиләсе Седельников районы Юрто-Уйск авылына күченә.

Рим Курмановның туганнан туган абыйсы Руслан Монасыпов туганын җылы сүзләр белән искә алды.

Римга 31 генә яшь иде әле. Октябрь аенда мобилизацияләнде, 1 ай чамасы Омскида булды, аннан Псковка алып киттеләр. Әле менә бер атна элек кенә үлү турындагы хәбәре килде. Рим бик кешелекле, тыйнак кеше иде. Алар бит өч бертуган. Бөтенесе дә шундый яхшылар, барысы да тәртипле, эчмиләр.

Кызганыч инде бик, 2 кечкенә бала әтисез калды. Рим гаиләсе белән Тара шәһәрендә яшәде, әти-әниләре Юрто-Уйск авылында торалар. Ата-анасына да бик кыен инде. Әтисе бирешмәскә тырыша бугай да... Әнисе беренче көннәрдә бөтенләй тора алмый яткан. Ходай сабырлык бирсен инде аларга, – ди ул.

 

Фото: © Диана Курманованың шәхси архивыннан

«Төпчек, иркә малай иде»

Рим Курмановның олы абыйсы Альберт энесенең иркә малай булып үсүен искә алды.

Ул төпчек малай иде. Кечкенәдән иркәләнеп үсте. Барыбыз да аны яраттык, кайгырттык. Үзе дә гаиләсен, балаларын бик ярата иде. Хыяллары да зурдан, ниятләре дә күп иде шул... – дип, абый кеше сыкранып куйды.

Римның ничек һәлак булганын әле белмиләр. Алар атышка эләккән дип кенә әйткәннәр. Рим Луганск шәһәрендә булган.

Рим Псков десант дивизиясенең десант һөҗүм бригадасына эләкте. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә, энем элемтә булмаячагын, аларны алгы рәткә кертүләре турында гына хәбәр иткән иде. Шуннан аның белән башка сөйләшмәдек инде. Бу Яңа ел алды иде. Әни әле аңлап та, ышанып та җиткерә алмый. Бик авыр инде, – ди Альберт.

«Аның башка булмавына һаман ышанып бетә алмыйм»

Рим Курманов хатыны Диана белән 2 бала тәрбиялиләр. Улы Даниэльгә 3 яшь, ә кызы Милана әле июль аенда гына туган булган. Диана булачак ире белән танышу мизгелләрен искә төшерде.

Без аның белән 2015 елда социаль челтәрләрдә танышып киттек. Башта Интернет аша аралаштык. Очрашкач, башка аерылмадык, 2018 елда туебыз булды, – диде Диана, күз яшьләре аша. Тол калган яшь хатынга бу хатирәләрне яңарту җиңел булмады. Телефон трубкасында Диананың тавышы тынган, ул башка сөйләшә алмый иде. Соңыннан аның белән язышып алдык.

 

Фото: © Диана Курманованың шәхси архивыннан

Без аның белән һәрвакытта да бик горурланачакбыз, – дип сүз башлады ул. – Балаларыбыз әле кечкенә булса да, мин аларга әтиләре турында сөйләп, фотосын күрсәтеп торачакмын. Ул барысын да гаилә өчен эшли иде, безне бик яратты. Барыбызны да кайгыртып торды, һәрнәрсәгә бик җаваплы карады. Безнең яклаучыбыз да, караучыбыз да – ул иде.

11 октябрьдә хәрби чакырылыш кәгазе килде дә, икенче көнне инде Омскига җибәрделәр. Рим анда 1 ай булды. Без атна саен диярлек аның белән очрашуга барып йөрдек. Ирем янында озаграк торасы килә иде. Аның башка юк икәненә әле һаман да ышанып бетә алмыйм. Менә хәзер шалтыратыр да: «Барысы да әйбәт», – дияр шикелле.

Ул ремонт ясарга бик һәвәс булды. Машинасын да гел карап торды. Бергә авылга кайта идек, табигать кочагына чыгып ял итәргә ярата идек, без гел бергә йөрдек, – ди ул.

Диана ире белән соңгы тапкыр декабрьдә сөйләшкән булган. Аяныч хәбәрне гаиләгә 12 гыйнвар көнне җиткерәләр. Рим исә 6 гыйнвар көнне һәлак була.

Соңгы тапкыр без аның белән 28 декабрьдә сөйләштек. Шунда шалтыратканда, ул миңа үзләренең 1 айга якын элемтәсез булачакларын, алгы хәрби линиягә керәчәкләре турында әйтте. Бу арада бик күп таныш-белешләр дә язды. Барысы да иремне бары яхшы сүз белән генә искә ала. Матди ярдәм күрсәтүчеләр дә бар. Болай янымда әти-әнием, алар миңа нык ярдәм итә. 

Улыбыз әтисен армиядән көтә инде... Әтисе турында сорамый калган көне юк. Әтисе бер шалтыратканда, зур динозавр алып кайтырга вәгъдә иткән иде. Шушы көннәрдә генә зур динозавр алып кайтып бирдем. «Әтиең сиңа алып җибәргән», – дидем.

Аның һәм балаларыбыз исемен яздырып, татуировка да эшләттем. Ул шуңа сабыйдай шатланды. Догалар укып тордым, көттем... ул кайтырга вәгъдә биреп киткән иде. Йорт салабыз, тагын бер бәби алып кайтырбыз, дип хыялланган идек бит. 29 гыйнварда бергә булуыбызга 8 ел булыр иде, – дип сызланды Диана.

Рим Курмановның җәсәден кайчан кайтарачаклары әлегә билгесез. Туганнары сүзләренә караганда, егет Юрто-Уйск авылында җирләнәчәк. 

Рим Курманов гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Урыны жэннэт турендэ,авыр туфрагы жинел булсын.Туганнарына Аллахы тэгэлэ сабырлык бирсен.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100