Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хыялдагы югары уку йортына имтихан бирмичә генә ничек керергә?

news_top_970_100
Хыялдагы югары уку йортына имтихан бирмичә генә ничек керергә?
Михаил Захаров, архив

Студент булырга телисеңме? Хәзер үк олимпиадаларда катнашу өчен теркәлгәннәр, олимпиадаларга бюджет урыннарының яртысын диярлек бирә торган югары уку йортлары бар. Иң мөһиме, бу ярышлар РФ Фән һәм югары белем министрлыгы исемлегенә кертелгән булсын. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Олимпиадалар имтиханнарсыз керү хокукын бирә яки предметка 100 балл өстәячәк. Кайбер олимпиадаларның сайлап алу этапларына теркәлү әле бара.

Иң әһәмиятле олимпиадалар «бишлеге»:

(әле теркәлеп өлгерергә мөмкин)

  • «Ломоносов». Хокук, математика, эшкуарлык, психология, дин һәм робототехника буенча сайлап алу этабына теркәлү 4 декабрьдә тәмамлана.
  • Санкт-Петербург дәүләт университеты укучылары олимпиадасы. Барлык фәннәр буенча сайлап алу этабы 10 гыйнварга кадәр барачак.
  • Мәскәү мәктәп укучылары олимпиадасы. Декабрьдә лингвистика, тарих, финанс белеме, филология, җәмгыять белеменә теркәү бара. Олимпиадада барлык төбәкләрдән дә мәктәп укучылары катнаша ала.
  • Укучыларның ачык олимпиадасы. Теркәлергә була, хәзер тренировка сессияләре бара.
  • Укучыларның «Югары технологияләр һәм киләчәк материаллары» олимпиадасы. Сайлап алу этабына теркәү 25 гыйнварга кадәр барачак.

Иң мөһиме – катнашырга курыкмаска! Җиңүгә өмет яки призлы урын алу теләге күпләрдә бар, диелә хәбәрдә.

Үзең көчеңнән килә торган олимпиаданы ничек сайларга?

  • Иң катлаулы олимпиадалар – беренче дәрәҗәдәге дип санала. Биремнәрнең 70 проценты – иҗади, җавапны беркайдан да күчереп алып булмый. Белем, өстәмә белем, логик фикер йөртә белү һәм нәтиҗәләр ясый белү кирәк.
  • Икенче дәрәҗәдәге олимпиада җиңелрәк, анда иҗади һәм стандарт булмаган биремнәр – яртысыннан күп түгел. Әгәр дә сез тырыш укучы икән, мәктәп программасын бик яхшы беләсез икән, биремнәрнең калганнарын да үти аласыз.
  • Өченче дәрәҗәдәге олимпиадаларда иҗади биремнәр 30 проценттан артык булмый.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100