Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хыял канатындагы бер мизгел (Гүзәл Сөнгатуллина)

news_top_970_100
Хыял канатындагы бер мизгел (Гүзәл Сөнгатуллина)

Һиндстан... Нинди ил икән ул? Нинди уйларга, нинди хисләргә чумасың ул сүзне ишетү белән? Үземне хәтерләгәннән бирле мин бик гашыйкмын Һиндстан иленә. Башта ул мәхәббәт мультфильмнардан башланды. Соңыннан китаплар, Һинд киносы... Хыяллана идем, киноларын карагач, менә мин дә һинд кызы, дип. Өйдәге ситсыларны алып төренәм дә, өйдә булган бердәнбер һинд җырын тыңлап (анысы да Әлфия Авзалова башкаруында), биим.

Вакыт узган саен, ул серле илгә мәхәббәтем көчәя генә барды. Эшкә урнашу белән иң беренче соравым:

– Сездә путевкалар буламы?

– Әлбәттә, була. Санаторийга, ял йортларына.

– Юк, – минәйтәм, – миңа анда түгел, миңа Һиндстанга барырга кирәк.

Бер еллап үтте микән, цехыбызның профсоюз җитәкчесе яныма килде дә:

– Ничек, Һиндстанга барырга һаман да телисеңме? Теләсәң, тиз генә профсоюз бүлмәсенә кер, путевка ал! – диде.

Шул әйтү җитте миңа, очтым гына. Дөрестән дә, путевка бар. Иң хыялый кеше мин булганга күрә, беренче итеп миңа әйткәннәр. Рәхмәт яугыры.

Нинди документлар кирәген, кая алып барасын өйрәттеләр. Тиз арада кирәкле язуларны җыеп, Өлкә профсоюз комитетына илтеп тә бирдем. Анда да беренче булып чыктым. Әле бер кеше дә китермәгән икән документларын. Көтәргә куштылар.

Вакыт бара, бер ай үтеп китте, икенче ай... ник чакырмыйлар икән? Барып белешергә булдым. Документларымны тапшырган бүлмәгә кердем. Андагы ханым миңа карады да:

– Сез бит әле резервта гына. Баручылар булмаса, шул вакытта сезне җибәрербез, – ди.

– Ничек резервта? Мин иң беренче булып язуларымны китердем, ә сез миңа «резерв» дисез?

Уйлап-уйлап торды да бу:

– Аңлагыз, 2 буш урын бар иде, тик анда үзебезнең кешеләребез бара. Менә алар бармаса...

– Бармаса да, барса да, миңа барыбер! Мин барам! – дидем дә чыгып киттем.

Өйгә кайтып җиткәнче юл буе елап кайттым. Икенче көнне эштә бу хәлне сөйләгәч, барысының да

ачулары килде.

– Башка кеше өчен кайгырмас та идек, тик менә син! Ничек инде, син бармаска тиеш? Гомерең буе хыялланган кеше!

Юк, алай ярамый, обкомга хат язабыз.

Чынлап та, яздылар. Берничә көннән мине шунда чакырдылар. Ул ханым үз кешеләрен җибәрмәкче булган икән. Блат... Әмма килеп чыкмады аның бу хәйләсе. Путёвканы миңа бирделәр.

Барыр көнем килеп җитте. Дәһлигә төнлә Мәскәү аркылы очтык. Ләкин нинди йокы булсын, ди? Мин бит Һиндстанга очам! Мин хыялыма ирештем! Рәхмәт яусын цехтагы дусларыма. Алар ярдәм итмәсә, хыялым чынга ашмас иде.

Дәһлигә иртәнге якта килеп төштек. Февраль ае. Салкынча һава. Бераз ял итеп алгач, шәһәр белән таны-

шып йөри башладык. Турист булып килгәч, безгә иң матур җирләрне генә күрсәттеләр. Яхшы кунакханәләрдә яшәдек, рестораннарда ашаттылар. Башкалар аптырап карап йөрсәләр, ә мин үземне чит илгә килгән шикелле хис итмәдем. Өемдәге кебек йөрдем. Храмнары, урамнары, халык – барысы да минем өчен якын, таныш сыман.

Төрле шәһәрләрдә булырга туры килде ул вакытта. Һинд океанын да күрдем. Зур дулкыннар, кояш яктылыгындагы дулкын эчендә балыклар күренә. Нинди матурлык! Әкият. Төннәрен дә әйтеп китәсе килә. Анда кич дигән сүз юк икән. Кояш бату белән караңгылана. Ә Һинд океаны буенда һавадагы йолдызларны санап бетерерлек түгел, Ай шулхәтле зур! Аны мәңге онытмассың.

Сәяхәт вакытыбыз сизелмичә үтеп тә китте. Төш күргән сыман гына булды бу. Группадашларым сөенә-сөенә кайтырга җыена, ә мин елыйм. Кайтасым килми.

Күбесе миннән сорыйлар:

– Ничек яратасың син шул илне? Андагы шакшылык, пычрак урамнары, хәерчеләре?

Шуны әйтәсем килә: һәр кеше үзе теләгән нәрсәне күрә. Күңелең, күзең начар нәрсәне генә эзләсә, шуны гына күрәсең. Әгәр дә минем шикелле хыялый булсаң, начарлык сизелми, ахрысы.

Тискәре ягы да бар, дөрес. Ләкин менә нәрсәгә исем китте: һәр иртә хәерчеләр колонка янында юынып утыралар.

Ә бездә? Чисталык, кешеләрнең фатирлары, сулары бар. Ләкин җәй көннәрендә транспортка керсәң... Яки ишегалларына... Ярый, бу турыда әйтеп тормыйм, үзегез беләсез…

Бар нәрсә дә чагыштыруда күренә шул…

Язма «Чаян» журналыннан алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100