Сер түгел, кыз бала үсмерлек чорына керсә, мәхәббәт, сөю-сөелү, бәхетле гаилә тормышы турында уйлый башлый. Малайлар гына, җилбашлар, космоска очарга, диңгез төбенә төшәргә, баштанаяк орден-медальләр таккан командир булырга планлаштыралар. Шунысы да бар, малайларның һәрберсе үзенчә бу җирдә үзен танытырга теләсә, күп кызларның хыяллары бер дулкында тирбәлә. Күпләре менә болайрак уйлый. Көннәрдән бер көнне безнең кызыбыз зарыгып тәрәз төбендә көтеп утырганда, ак атка атланган принц пәйда була һәм, әлбәттә, безнең кызга бер күрүдән гашыйк була. Тезләнеп аның кулын сорый, мәңге бергә булырга ант итә һәм шатлыгы ташыган кызны үзенең замогына алып кайтып китә. Картайганчы болар бер-берсенең күзләренә генә карап яшиләр дә бер үк көнне вафат булалар, бер кабергә җирләнәләр.
Хәзерге көндә бу хыялның икенче варианты да барлыкка килгән, диләр. Кызның тәрәз төбенә ак «Мерседес»та миллионер малае килеп туктый, ди. Калган өлеше беренче вариантны кабатлый диярлек. Төзәтмәләр дә булуы мөмкин. Кыз бөек актриса яисә барысының йөрәген кузгатырлык җырчы була һәм аның өчен үләргә риза булган миллионер белән таныша.
Зерә дә әйбәт, бик матур хыяллар, тик бер «әтнәкә»се бар. Шулкадәр кызларга кайдан принцлар да миллионерлар җиткермәк кирәк? Ә шулай да андый очраклар булгалый. Ул миллионер дигәне кемгәдер өйләнеп гаилә корырга тиештер бит инде. Ә нигә аның сайлаганы безнең тәрәз төбендәге кыз булмаска тиеш?..
Ул кадәр «теория вероятности»га мөрәҗәгать итеп, сорауга тирәнтен төшеп уйламый иде Лиана, әмма дә ләкин уңышлы кияүгә чыгу турында хыяллана иде кызыкай. Авылдан соң үз ишләре белән Казандагы бер югары уку йортына укырга керде ул. Бар тырышлыгын салып укырга алынды. Ниндидер эш башласа да ярым-ярты эшли торган гадәте юк иде. Эшләсә – җиренә җиткереп эшли, булмастайга алынмый. Укуына карата бу сүзләр. Авыл баласы шәһәргә килеп иреккә чыкса, «киртә сикерә» башлый. Җиңнән тартучы юк, колак төбендә акыл сатмыйлар, теләсәң ни эшлә. Эшлиләр дә күпләр: тәмәке тарталар, хәмер эчәләр, төнге тормышка хасланалар. Җыр-бию, күңел ачулар, яшь чак, дәртле чак, гомер ике килми, кадерен белеп калырга кирәк! Мондый шәплеләрдән читтәрәк булырга тырышты Лиана, күңеле тартмый иде андый җилбәзәклеккә. Ничек инде бүгенге көн белән яшәргә була? Аның чын тормышы алда бит әле, чак башлана гына.
Эчкән, тарткан, гел күңеллек эзләгән егетләр күңелен кайтардылар кызның. Нәрсәгә өмет итеп андый җилкуар белән гаилә корасың? Балалар да, хатын да кирәкми, гадәттә, андыйларга, үзләре өчен генә яшәячәкләр, тамаклары беренче урында торачак.
Ипле, акыллы гына күренгән егетләрне караштырып йөргәннән соң да ошатканын тапмады Лиана. Дөресен генә әйткәндә, ошату-ошатмау икенче урында иде кыз өчен. Адым саен «мәхәббәт» дип авыз суын корытсалар да барысы, сирәк очрый торган тойгы икәнен чамалады ул. Бу тормыш та гел сөю-сөелүгә генә коршалмаган. Ул хисләрдән башка да бик бәхетле яшәп була. Бер-береңне хөрмәт ит, сокланырлык яшәү шартлары тудыр, горурланырлык балалар үстер. Әнә шул санап кителгәннәрнең бер сыйфатына тәңгәл килмиләр иде таныш-белеш ир затлары. Хөрмәт тә итәрсең, әти булырга зур талант кирәкми, ә менә тормыш шартлары-ы...
Ниндидер авылда, ахмалга төшеп, икәүләп балалар укыткан булырсың, иртәдән кичкә кадәр йөгерерсең. Өйле булабыз дип, ярты тазалыгыңны бетерерсең, кешеләрчә яхшырак тормышка аяк басканчы чәчләреңә чал кунар, аннан инде пенсия яшенә җитәсе, поезд китте, тү-тү...
Лиана гаилә тормышының беренче көненнән үк бай шарларга эләгергә хыялланды. Эшкә дип ашыгып сикереп торасы булмасын, кер уарга, тузан кагарга китмәсен ял көннәре. Теләгән чагыңда кибетләргә йөре, чит җирләрне айка, гомумән, бәхетле тормышта яшә. Бергә укыган егетләрнең кайдан килсен андый яшәү шартлары? Лиана кебек, күбесе авылдан чыкканнар. Иреңнең тиеннәр өчен эшләгәнен, яисә эчеп котырганын карап утырыргамы? Юк инде, үзенә тиңне табарга тиеш ул!
Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, дигәндәй, өметләр кайчак алдыңа килә. Соңгы араларда Лиана, бер иптәш кызына ияреп, мәчеткә йөрергә гадәт итте. Мәчеттәге тынычлык, кешеләрнең ярдәмчеллеге, ипле-итагатьле кешеләр арбады аның күңелен. Ахирәте төсле озын итәкле күлмәк тектерде ул, чәчләрен яулык белән каплады. Моннан чибәрлеге һич тә оттырмады шикелле. Атнасына 2 тапкыр теләгәннәрне гарәп алфавитына өйрәтәләр икән. Шул төркемгә кушылды кыз. Ныклап бирелгән идеме ул дингә? Юк, бик аңлап та җитми иде иманлы бәндәләрне, бары күңеле тартылганга йөри бирде. Аннан соң, буш вакыты бар иде, ахирәтенннән калышасы килмәде, бәлки, киләчәктә шул тирәдә берәр эш табылыр, дип тә фараз кылды. Матур гына сакал үстергән, елмаеп торган, йомшак сөйләшкән, дингә бирелгән егетләр дә ошый иде Лианага. Кем белә, берәрсе белән чәче чәчкә бәйләнер. Болар аракы эчеп, шар-шар җырлашып йөрмиячәкләр, гаиләне дә беренче урынга куячаклар...
Әмма тормышы башка төрлерәк язылган икән Лиананың. Җәй җитәрәк, мәчеттә хәбәр таралды. Имеш тә, Казанга Гәрабстаннан бер шәех, нефть магнаты килгән. Мәчеттә дә булган, үзенең бик ипле генә татар кызына өйләнү теләге барлыгын белдергән. Бу яңалык хатын-кыз затын аякка бастырды, әлбәттә. Ничек тә шул шәехнең игътибарын яуларга, үзенә каратырга хыялландылар күпләр. Андый уй кереп чыкмады Лиана башына. Ул кем дә, шәех кем? Мондагы хәзрәтләрнең кызлары да җитәрлек. Көтмәгәндә аларның дәресенә шәехне таныштырырга алып керделәр. Кайчандыр СССРда укыган 40 яшьләрдәге сөйкемле генә ир русча ап-ару сукалый икән. Үзе хакында берничә сүз әйтеп китте. Шул арада, ничектер, Лиана белән шәехнең карашлары кисеште. Кыз, оялып, башын түбән иде.
Икенче көнне абыстай Лиананы аулакка чакырып чыгарды.
– Шәех сине ошаткан, – дип һушын алды. – Мөмкинлегеңне кулдан ычкындырма, кызый. Оҗмахта яшәрсең, аның байлыгының иге-чиге юк, – дип өстәде.
Шуннан әллә нәрсә булды инде. Тагын кемнәрдер сөйләштеләр аның белән, үгетләделәр, алтын таулары вәгъдә иттеләр. Шаһитлар булганда, шәех тә Лианага сүз кушты, ерактагы гәрәп чүлләре турында сөйләде. Тегеләй ни, Лиана каршы түгел иде. Бераз олырак та соң, ир кешегә анысы сизелми дә инде. Йөзгә-башка ярыйсы, сөйләргә оста икән, карашын ала алмый Лианадан.
Кыскасы ай эчендә никах укытып, чит илләргә очты Лиана. Чынбарлыкның хыялдан бераз аерылып торганы ачыкланды. Дөрес, яшь киленне гүзәл сарайга яшәргә урнаштырдылар, ашарга бал да май булды. Тик шунысы: ул шәехнең өченче хатыны икән! Аны дүрт стена эченә бикләделәр, үз теләге белән бер адым читкә атларга рөхсәт юк. Хатын-кызлар арасында аны аңлаучы кеше юк иде. Бик авырлык белән генә бераз сукаларга өйрәнде ул чит телдә. Шәехнең ике хатыны үзара дуслашканнар иде, ә менә Лиананы беренче көннән чит иттеләр, кара янып көнләштеләр. Шуңа да адым саен эткәләделәр, төрткәләделәр, юкны ошаклап, яла ягып, шәехтән талаттылар. Шундый хәлләрдә кызын тапты Лиана. Өзлеккән организмы бик авырлык белән генә тернәкләнде.
Тәмам яшәр рәте калмагач, бу хакта өйдәге хезмәтче хатынга серен ачты. Ә ул хатынның ерак кардәше, иртә дә, кич тә үз кызын шәехкә кияүгә бирү турында баш вата икән. Шуңа да ярдәм итәргә алынды хатын Лианага. Мең бәлаләр белән Лиана үзебезнең дипломатлар корпусына эләгә алды. Елый-елый, илгә кайтаруларын сорап ялварды. Шәех бу хәлне белгәч тә, бар мөмкинлеген хатынны тоткарларга җикте. Шулай да Лианага Татарстанга кайтырга ярдәм иттеләр. Ә кызы гарәпләрдә торып калды. Анда балага әти хуҗа, имеш.
Хәзер Лианабыз үз авылында. Яшь кеше, ни, үзенең киләчәге турында да уйлана. Әле бит ул 20дә генә. Әмма уйлары үзгәргән инде. Менә шул туган авылында яхшы гына егет белән берегеп, читкә ашкынмый, туган туфрагында көн итәргә кызның теләге. Чит җирләрдә солтан булганчы, үз илеңдә яшәгәнең мең артык, ди...