news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

XVI Бөтенроссия авыл Сабантуенда 50 төбәктән 70 меңләп кунак катнашыр дип көтелә

news_top

27 июньдә Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында үтәчәк XVI Бөтенроссия авыл Сабан туенда Россиянең 50 төбәгеннән 70 меңгә кадәр кунак катнашыр дип көтелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, бәйрәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кешеләрне берләштерәчәк, чарада Пенза өлкәсе халкы гына түгел, ә күрше төбәкләрдән дә кунаклар катнашачак.

Сабантуй программасында Татарстаннан иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, алар арасында ТР Дәүләт камера хоры, «Казан», «Мириданс», «Татарстан», «Агыйдел» бию ансамбльләре, шулай ук ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм башка артистлар була.

Кунаклар өчен ун милли утар, халык һөнәрчелеге күргәзмәләре, татар ашларыннан дегустацияләр, авыл хуҗалыгы һәм хәрби техника экспозицияләре, «Халык традицияләрендә әйлән-бәйлән» милли мәдәниятләр фестивале, балалар мәйданчыклары, көрәш, ат чабышы һәм кул көрәше, капчык киеп йөгерү һәм башка төрле Сабантуй ярышлары әзерләнгән.

Татарстанның Кукмара районы утарында аерым программа планлаштырылган. Фестивальдә Россия рекорды куелыр дип көтелә. Пешекчеләр 1 тонна татарча азу әзерләячәк һәм 4000 кешене кайнар аш һәм чәй белән сыйлаячак.

Программаның үзәгендә — татарча көрәш. Ун үлчәү категориясендә бүләкләр уйнатылачак. Төп трофей — «Абсолют батыр-2026» титулы була.

Шулай ук Сабантуй барышында Габдулла Тукай иҗатына багышланган картиналар күргәзмәсен карарга һәм хәрби-патриотик шоуны тамаша кылырга да мөмкин була.

Бәйрәм 27 июньдә иртәнге сәгать 10:00 да башлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар