news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хушлашыр өчен көннәр биргәненә Аллаһыма рәхмәт» – Блогер Фагыйлә Шакированың әнисе вафат

news_top
«Хушлашыр өчен көннәр биргәненә Аллаһыма рәхмәт» – Блогер Фагыйлә Шакированың әнисе вафат
Фото: Фагыйлә Шакирова сәхифәсеннән. Видеодан скриншот

Танылган блогер, журналист Фагыйлә Шакированың әнисе вафат. Кайгылы хәбәре белән блогер үзе социаль челтәрләрдә бүлеште.

«Әнием, урының җәннәттә булсын. Елмаеп, азан тавышында мәңгегә күз йомдың. Балаларың, оныкларың янәшәсендә күз йомдың. Барыгызга да шундый бәхет телим!

Әниемне саклыйбыз. Ачам да карыйм, ачам да карыйм… Йоклый гына, елмая бит.

Соңгы бүләгем кәфенлек булды. Үз кулларым белән алдым. Сандык тулы үлемтекләре булган, әйтмәде. Үлем турында телгә дә алырга яратмый иде.

Шкаф тулы матур күлмәкләр, яулыклар. Нәрсә генә юк. Матур киенергә яратучы әнием минем.

3 көн буе янында булдым… Чәчәләрен тарадым, кулларын сыйпадым. Аяк бармакларына хәтле үптем. Үз акылында булды, озак ятмады, хәле генә булмады.

Мин бәхетле. Әнине юганда су салып торачакмын. Нинди зур мәртәбә… Беренче тапкыр.

92 яшькә җитеп, бер тапкыр авырганын күрмәдем. Бер тапкыр температура белән ятканын белмәдем. Кешеләрне ярата, йөрәгенә якын ала иде. Туры сүзле, күңеле чиста иде.

Өй тулы апалар, абыйлар... Елмаеп торучы апа иде, диләр, матур сүзләр әйтәләр. Авылда аралашкан күршеләре, кордашлары, дуслары китеп барды. Авыр иде аңа, барысының да алдан киткәнен тою.

Әниемә әйтә алмый калган сүзләремне әйттем. Матурым, алтыным, җимешем, чыпчыгым, бәбием, яратам, чәчәгем... Ишетте… Елмайды да. Рәхмәт Аллаһыма, хушлашыр өчен көннәр биргәне өчен.

Әни мине көтүче иң якын, иң кадерле кешем булды. Югалту ачысын әлегә тулысы белән тоймыйм да. Әнә каршымда ята бит, кул җылысы да кулымда. Әле аягына бер тапкыр да кимәгән җылы оекбашларын кидереп куйдым. Туңмасын әле, җылы ярата иде бит ул», – дип язды Фагыйлә Шакирова, кадерле кешесен соңгы юлга озату мизгелләрен тасвирлап.

Фагыйлә Шакированың авыр кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар