Хуш, ипомея! Депутатлар соравы буенча, Мишустин бер матур чәчәкне үстерүне тыйды
Россиядә бакчада киң таралган чәчәк – өч төсле ипомея үстергән өчен җинаять җаваплылыгы керттеләр. Бу карарны Премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.
10 һәм аннан да күбрәк төп ипомея үстергән өчен, 231нче маддә буенча җәза бирелә (наркотик һәм психотроп матдәләре булган үсемлекләрне законсыз үстерү). Бу маддә буенча максималь җәза срогы – 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Гаврилов аңлатканча, ипомея орлыкларында галлюциноген матдә – эргин бар. Аның сүзләренчә, 3 граммнан башлап бу орлыкларны алган һәм саклаган өчен җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.
Депутат әйткәнчә, участокта 10 яки аннан да күбрәк төп ипомея булса, 15 тәүлеккә кулга алырга яки 5 мең сум штраф түләтергә мөмкиннәр.
Ә 100 төптән артык ипомея, шулай ук 3 грамм гына булса орлыкны алган һәм саклаган өчен 2 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре ихтимал. 100 төп чәчәк үстерү – зур күләмдә, ә 100 төптән күбрәк үстерү аеруча зур күләмдәге җинаять булып саналачак.
Депутат, әлеге үрмә гөл тиз үрчи һәм чүп үләне кебек үсә, шуңа күрә дача тотучыларга игътибарлы булырга кирәк, диде.
Карарны үтәү полициягә йөкләнгән.
Ипомея, талымсыз һәм матур булу сәбәпле, бакчачылар арасында шактый популяр иде.
Хәзер бу үрмә гөлне үстерергә теләүчеләргә нишләргә? Артык кыенлыгы юк – бары тик өч төсле ипомея гына тыелган. Ипомея квамоклит, ипомея лобата, ипомея батат, пурпур ипомея – бу төрләрен үстерергә мөмкин.
Кайсы чәчәкләрне үстерергә ярый, кайсыларын ярамый – тулы исемлекне Хөкүмәт карарында укырга мөмкин.