Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хургада шәһәрендә ял итүчеләр күз алдында бер хатынга акула һөҗүм иткән

news_top_970_100
Хургада шәһәрендә ял итүчеләр күз алдында бер хатынга акула һөҗүм иткән
видеодан скриншот

1 июльдә Мисырда Сахль Хашиш районында 68 яшьлек хатын-кызга акула һөҗүм иткән. Башта матбугат чаралары турист хатынны акула талап үтерүе турында хәбәр итте.

Соңрак ачыкланганча, Хургадада һәлак булган хатын турист булмаган. Ул Мисыр кешесендә кияүдә, үзе Австрия гражданы. Мәрхүмә хатын даими рәвештә Төньяк Африкада яшәгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига узган җомга көнне комлыкта була. Диңгездә коенучы хатын-кызга акула ташлана. Хатын аяксыз һәм кулсыз кала. Ял итүчеләр бу коточкыч хәлне күреп тора.

Яраланган хатынны хастаханәгә алып китәләр, тик ул юлда авырту шогыннан үлә.

Хәзер бу тирәдә ял итүне өч көнгә тыйганнар. Белгечләр акуланың агрессивлыгы сәбәбен ачыкларга тырыша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100