«Хулио ул Гали түгел!» – Данир Сабировтан сериалларга һәм Хәмдүнә Тимергалиевага пародия
«ТМТВ» премиясен тапшырганда, Данир Сабиров татар сериалларына һәм Хәмдүнә Тимергалиевага пародия күрсәтте.
«Чит ил сериаллары татарча тәрҗемә белән барамы әле ул?» – дип сорады ул залдан. «Абросио, кабәхәт, кайда йөрдең син?» – «Мин Хаситоларда кунакта идем, син үзең кабәхәт».
Ул «легендар артисткабыз» дип, Хәмдүнә Тимергалиеваны телгә алды. «Артист аның турында телгә алсалар, яши», –диде Данир Сабиров һәм аның «Галигә барам әле» җырын телгә алды.
Пародист Хәмдүнә Тимергалиева бу җырын испан музыкасына башкара дип күз алдына китерүне сорады һәм «Галигә барам әле, Хулиога бармыйм! Хулио ул Гали түгел», – дип җырлады.