news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хуҗасы да, эте дә үлде». Этен коткарырга маташкан кызны электричка таптаган

news_top

Мәскәүнең төньяк-көнчыгышында студент кыз электричка астында калып һәлак булган. Ул этен коткарырга маташкан булган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

23 яшьлек Злата, ире белән бергәләп, кичке 8ләр тирәсендә тимер юл кырыеннан Ростокино станциясенә таба бара. Эт – яшь кокер-спаниель Джек – бер мизгелдә бәеннән ычкынып китә. Джек коймадагы тишектән эчкә керә һәм нәкъ тимер юллар өстенә барып чыга.

Злата эте артыннан чаба, шул чакта аны электричка таптый. Эт тә, хуҗабикәсе дә һәлак була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар