Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хуҗалары дачада булган». Казанда ут капкан ике катлы өй ишелеп төшкән (видео)

news_top_970_100
«Хуҗалары дачада булган». Казанда ут капкан ике катлы өй ишелеп төшкән (видео)
Фото: "Татарстан 24" каналы видеосыннан скриншот

Казанның Борисоглебское бистәсендә ут капкан өй ишелеп төшкән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

2 катлы агач йорт кич белән яна башлый. Сәбәбе әлегә ачыкланмаган. 120 квадрат метр мәйданлы өй тулысынча янып беткән.

Ут чыкканда хуҗалар өйдә булмый, аларга телефоннан хәбәр итәләр.

Янгынны беренче булып күршеләр абайлап ала – алар төтен күрә һәм шартлау тавышы ишетә. Ут бик тиз арада бинаны чолгап ала.

Янгын сүндерүчеләр бик тиз килеп җитү сәбәпле, күрше йортларны уттан саклап калалар. Ләкин кайсыбер йортларга зыян килә – ялкын аларның тышкы пластик эшләнмәләрен эретә.

Якынча белешмә буенча, янгын тышкы чыганак йогынтысында яки янгынга каршы кагыйдәләрне бозу сәбәпле чыккан булуы ихтимал.

Фаҗига вакытында хуҗалар дачада була, алар кайтканда өйдән хәрабәләр генә калган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100