«Хуҗа&бикә»дә Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар: «Без балаларыбыз туена парлашып килергә тиеш»
«Интертат» өр-яңа «Хуҗа&бикә» проектын тәкъдим итә. Без парлы җырчылар белән гаилә, мөнәсәбәтләр, хисләр, иҗат турында сөйләшәбез. Беренче «йолдызлы» кунакларыбыз – Гөлназ-Илсур Шәрипҗановлар.

Танышу тарихыгызны сөйләп китегез әле.
Илсур Шәрипҗанов: Танышу тарихыбыз турында берәр сериал да төшереп буладыр. Ул башка кешеләрнеке кебек интернетта да, урамда да, бер авылдан була торып, бергә укып танышу түгел, хәтта димләмәгәннәр дә. Икебез дә иҗат кешеләре булгач, без сәхнәдә таныштык. Беренче тапкыр без Мәскәүгә барганда, автобуста күрештек. Карап торам – күзлектән, бизәнмәгән бер кыз, әмма йөзе бик таныш. Аннары Гөлназ «Җырлыйк әле» тапшыруының клибында бер төркем яшьләр арасында булган кыз икәнен аңлап алдым. Мин 14-15 яшьтә үк Гөлназны телевизордан күргәч, бу чибәр кыз минем хатыным булса иде, дип уйлаган идем. Тик безнең танышу дуслык белән дә, мәхәббәт белән дә түгел, ә талашу белән тәмамланды. Мәскәүдән кайтканда автобуста «мафия» уены уйнап кайттык, Гөлназ анда җиңде. Чәй эчәргә туктагач, мин Гөлназга аның турында уйлаганнарымның барысын да әйтеп бирдем, «елан» дидем. Шуның белән шул.
Мин Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов җыр театрында алып баручы булып эшли идем, һәм миңа тагын бер алып баручы кыз кирәк иде. Дус егеткә шалтыратып белешә башладым, ул миңа «Гөлназ Хәлимова исемле бер кыз бар» диде. Мин кем булса да ярый, Гөлназ гына булмасын, дидем. Тик башка кеше таба алмагач, аны алдык инде. Гастрольләргә йөри башладык, эт белән мәче кебек талаша-талаша, бер сезонны эшләдек. Минем күзем ачылдымы, Гөлназныкымы, әллә бер-беребезгә ияләшеп беттекме, гастрольдә Самара шәһәрендә бер буш көнне кинога барып кайтырга булдык. Шул көннән ниндидер «очкын» кабынып китте, бүгенгәчә без аерылгысыз «дуслар» (көлә).
Гөлназ Шәрипҗанова: Гастрольләр тәмамлангач, миңа нәрсәдер җитми башлады. Башыма «Илсурны сагынам» дигән уйлар килде. 20 апрельдә минем юбилеем – 25 яшьлегем булды, аны дуслар белән коттеджда үткәрдем. Туган көндә Илсурны дус кызларым белән «бу – минем егетем» дип таныштырдым. Илсурга никах укытырга тәкъдим иттем, ул миңа «юк» димәде.
Гадәттә, егетләр кызларны сорарга килә, бездә монысы да үзенчәлекле булды – үзебез Илсурның өенә бардык.
Гөлназ апа, кайнанагыз белән мөнәсәбәтләрегез ничек соң?
Гөлназ Шәрипҗанова: Кайнанам бик әйбәт, безнең бик җылы, яхшы мөнәсәбәтләр.
«Безнең гафу үтенешкәнебез юк»
Дөньяда идеаль кешеләр юк, диләр. Сез бер-берегездә нинди тискәре яклар күрәсез?
Илсур Шәрипҗанов: Безгә өйләнгәндә дә, аңа кадәр дә: «Сез көчле гаилә булачаксыз», – диделәр. Белмим, холыкларыбыздан чыгып әйттеләрме икән. Гөлназ да, мин дә юл куя беләбез, кайвакыт икебез дә кызып китәргә мөмкин. Төрле чаклар була, идеаль кешеләрне табуы бик авыр.
Ачуланышкач, кайсыгыз беренче адым ясый?
Илсур Шәрипҗанов: Монда ситуациясенә карап инде...
Гөлназ Шәрипҗанова: Безнең, гомумән, гафу итешкәнебез юк (көлә). Шулай корылган: талашабыз да, аннары онытабыз, сөйләшеп китәбез. Безнең бит уртак эш, балалар.
Илсур Шәрипҗанов: Кайвакыт танышларны кунакка чакырабыз да, «без әле хатыным/ирем белән сөйләшмибез» диләр. Сезнең сөйләшмәвегез безгә нәрсәгә, җавап бирегез, дим. Атналап, айлап бер-берсе белән сөйләшми йөргән парлар бар бит. Алар ничек түзәләрдер, белмим, тик без алай булдыра алмыйбыз. Без хәзер бер-беребезгә үпкәләп йөри торган 18-19 яшьлек бала-чага түгел. Балалар, тормыш мәшәкатьләре бар. Сөйләшмичә, телефоннан гына язышып булмый. Без Гөлназ белән сөйләшми торсак, эшләгән эшебез артка китәчәк. Ә тормышта тукталып торырга ярамый, гел алга барырга кирәк.
Сезнең гаиләдә кем хуҗа?
Гөлназ Шәрипҗанова: Илсур.
Илсур Шәрипҗанов: Каян чыгып әйтәсең?
Гөлназ Шәрипҗанова: Минме әллә?
Илсур Шәрипҗанов: Бездә андый «хуҗа» дигән әйбер юк та ул. Нәрсәнедер мин – Гөлназдан, нәрсәнедер ул миннән сорый, гел киңәшләшеп эшлибез.
Гөлназ Шәрипҗанова: Мин өйдә хуҗабикә. Димәк, аның хуҗасы бар. Без Илсур белән икебез дә бертөрле пешерәбез. Мин күбрәк аш, балаларга боткалар пешерәм, ә Илсур эксклюзив ризыклар пешерә. Кичә бик тәмле борщ пешерде. Бездә кем өйгә беренче кайта – шул ашарга пешерә. Ә бит чәй ясау, савыт-саба юу, өйне җыештыру, гаилә учагын тоту, балаларны җыю, аларны җайлап-майлап киендереп җибәрү – ул минем өстә. Әгәр балалар мине тыңламаса, «әтиегезгә әйтәм» дим. Яисә «әтиегездән сорагыз, ул нәрсә әйтә – шул була» дим. Хуҗа безнең, әлбәттә, Илсур.
«Кешеләр эш булмаганнан аерылыша кебек»
Сез инде 11 ел бергә, аерылырга уйлаган вакытларыгыз юкмы?
Илсур Шәрипҗанов: Синең андый вакытларың булмадымы, Гөлназ?
Гөлназ Шәрипҗанова: Минем хәтер бик кыска. Без каты әрләшкәндә дә, «мин сиңа әле моны искә төшерәчәкмен» дим дә аннары «нәрсә әйтмәкче идем әле» дип йөрим.
Хәзер без тәҗрибә туплаган. Мәҗлесләр алып барабыз, 21 яшьлек балалар кияүгә чыга, алар безгә «апа», «абый» диләр. Бу яшьләрнең әти-әниләре бездән 5-6 яшькә генә зур. Шуларга карыйсың да, уйлыйсың – кемнеңдер әтисе юк, кемнеңдер әнисе юк – аерылышканнар. Яисә әти-әнисе төрле өстәлләрдә икенче ирләре, хатыннары белән утыралар. Шул вакытта килен, яисә кияү нинди фикер йөртә икән, аңа ничек авыр, дип уйлап куям. Ул бит әтисен дә, әнисен дә ярата.
Мин Илсурга карап утырам да, без балаларыбызның туена парлашып, кулга-кул тотынышып килергә тиешбез, дим. Менә шуның өчен булса да, без, тырмашып, бер-беребезгә мәхәббәтебезне яңартып, саклап калырга тиешбез. Бу – безнең максат. Аерылышуның бер авырлыгы юк, «шалт-шолт» аерылалар да куялар хәзер. 11 ел элек безнең туйда булган кунакларның яртысы юк хәзер – аерылганнар. Бәлки, Илсур да башка хатын табар, мин дә башка ир табармын, ләкин шул ук ир, хатын бит инде ул. Мин үзем Илсур өчен борчылам, аның белән кем генә яши алыр икән, дип уйлыйм (көлә). Илсурга шундый холкы белән беркем түзә алмый, миңа дә шул ук.
Илсур Шәрипҗанов: Гаиләне мәхәббәт калыбына гына салсаң, булмый.
Мәхәббәт ул 3-4 ел яши, аннары бер-береңә күнегәсең. Күп еллар бергә яшәүче парлардан сорап карагыз, алар чын дөресен әйтеп бирә.
Кайберсе «50 ел 50 көн кебек үтте» ди. Кайберсе «ярату булмады инде бу, димләделәр дә, бергә булдык, ияләштек» диләр.
Гөлназ Шәрипҗанова: Һәм нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә кирәк. Кешеләр эш булмаганнан аерылышалар кебек. Кызлар интернетка кереп китәләр дә, болар башкача яшиләр, минем дә Мальдив утрауларына барасым килә, ә син ипотека түлисең, диләр. Син дә артыңны күтәр дә, берәр нәрсә эшлә тормышта, диясе килә.
Бүгенге көндә ир-атлар дефицит. Бөтен әйбер хатын-кыздан тора. Ирне ир иткән дә – хатын, чир иткән дә – хатын. Гаиләне ялкынландырып торучы, ирен илһамландырып торучы – хатын.
«Тормыш туй белән башланып кына китә»
Илсур Шәрипҗанов: Кайткан саен, миңа бу кирәк, бу кирәк, дип башын «нитеп» торуларына ир-ат та түзә алмый инде. Ә син миңа нәрсәгә кирәк, дип чыгып китәргә дә мөмкиннәр.
Туйга килгән кеше конвертын сала да, бәхет-шатлыгын тели дә, кайтып китә. Ә ничек матур итеп яшисе, гаилә төзисе – барысы да яшьләрнең үзеннән генә тора. Әкият кенә ул туй белән тәмамлана, ә тормыш туй белән башланып кына китә.
Күп кенә парлар «быт» аркасында таркала. Без гаилә корып яши башлаганда, Гөлназның әнисенең фатирында яшәдек. Ул безгә «сыйганчы яшәгез» диде, рәхмәт аңа. Аннары, сыймый башлагач, фатирны алыштырырга туры килде. Әгәр без фатир арендалап яши башлаган булсак, җитмәүчәнлек булыр иде.
Гөлназ Шәрипҗанова: Хәзер туй ясаучыларга 100 мең акча бирәләр икән бит. Парларның бездән дә рәсми документ сораганнары булды, эшләп бирдек. Бу, бер караганда, әйбәт ярдәм бит. Яшьләрнең дә туй ясыйсылары, кәләшнең туй күлмәге киясе килә.
Илсур Шәрипҗанов: Туй үткәрмәсәң, кәләш сиңа 10 елдан: «Син туй да ясамадың», – дип әйтергә мөмкин, аннары әти-әниләре дә килеп кушыла, китә ызгыш...
Гөлназ Шәрипҗанова: Туй алдыннан кире уйлаган кешеләр дә бар. Холыклар белән туры килмәдек, диләр. Мин аларга: «Моны хәзер аңлап алуыгыз бик әйбәт», – дим. Ничек кенә булмасын, тырмашып-тырмашып яшәргә кирәк.

Фото: © Шәрипҗановларның гаилә архивыннан
«Аерылышу турында кем гариза яза – шул алимент түләргә тиеш»
Сезнеңчә, арада хисләр суынгач, балалар өчен генә бергә булу дөресме?
Илсур Шәрипҗанов: Дөрес, гаиләне саклап калырга кирәк. Аерылу – ул артка кайту, яңадан башлау, дигән сүз.
Гөлназ Шәрипҗанова: Читтә кемнедер табып, гашыйк булучылар бар. Аларның читтә кешеләре булса, бергә яшәүнең мәгънәсе юктыр. Ике «гаилә»сендә дә бәхетле булган кешеләр бар. Тик бу – үрнәк түгел. Алар барыбер үзенчә җайланыр әле, бәлки, читтәге кеше белән аерылырбыз, дип тырышканнар, көткәннәр, тик килеп чыкмаган. Бу очракта бер-береңне тотып торудан мәгънә юк. Бу бит – хыянәт дигән сүз. Мин, мисал өчен, алай яши алмас идем, өйгә кертмәс идем. Балалар белән аралаш, тик бергә булмыйбыз. Аерылышкан очракта, бала әтисе белән дә, әнисе белән дә аралашырга тиеш.
Илсур Шәрипҗанов: Кайбер аерылышкан хатыннар баланы әтисенә күрсәтми йөри. Пар аерыла да, ата кешедән алимент сорый башлыйлар. Үзебезнең танышлар арасында булган хәл – гаилә таркалуда хатын-кыз гаепле, ул башка иргә китә, әмма алиментны беренче иреннән ала.
Аерылырга теләгән кеше әйберләрен алып, чыгып китәргә тиеш. Китә икән – китсен.
Монда алимент сорау дигән әйбер булырга да тиеш түгел. Кем аерылышу турында гариза яза – шул алимент түләсен. Әгәр ир-ат үзе гаепле түгел икән, ул алимент түләргә тиеш түгел, дип уйлыйм.
Гөлназ Шәрипҗанова: Аның махсус белгечләре бардыр, барып, гаиләнең нинди шартларда яшәвен карасыннар. Бер дигән, әйбәт акча эшли торган әти, аерылгач, машинасы белән генә кала да, башка фатирга чыгып китә. Тик ул баласын беркайчан ташламаячак, сораган әйберен алачак, акчасын да бирәчәк бит инде.
Илсур Шәрипҗанов: Эчә, эшләми, талаша торган ир кеше булса, андый кешедән алимент алсыннар.
Гөлназ Шәрипҗанова: Шундый закон бармы икән? Уйлап чыгарыйк, җәмәгать. Кем беренче аерылыша – шуннан алимент сорагыз.
Илсур Шәрипҗанов: Хатыны аерыла икән – түләсен алимент.
«Илсур белән дә талашмасам, кем белән талашыйм»
Сәхнәдә тамашачылар алдында талашканыгыз бармы?
Илсур Шәрипҗанов: Бер-беребезгә усал итеп карау, тиеп кую кебек әйберләр була инде ул.
Гөлназ Шәрипҗанова: Мин үзем кызу канлы. Бәйрәм вакытында нәрсәдер начаррак барса, Илсур мине тоеп ала һәм җырлаганда кулымны ала да кысып куя. Бу «тынычлан» дигәнне аңлата. Сәхнәдә ыгы-зыгы талашып, сәхнәне калдырып киткән юк.
Безнең төркемебез бар, каядыр барганда, без Илсур белән талашып барабыз. Һәм төркемдәгеләр «без хәзер бәйрәмне ничек эшләп чыгарбыз, болар бит талашты» дип уйлыйлар икән. Ә без чыгабыз да берни булмагандай эшлибез. Хәзер алар инде күнекте. Мин Илсур белән дә талашмасам, кем белән талашыйм. Илсур мине аңлый, ул аңа күнеккән. Башка кеше белән талашканчы минем белән талаш, ди ул миңа.
Сезгә бергә эшләргә авыр түгелме?
Илсур Шәрипҗанов: Юк, бергә эшләргә авыр түгел, башкаларга безнең белән эшләргә авыр (көлә).
Гөлназ Шәрипҗанова: Мин эш ягыннан бик таләпчән, форумнарга, курсларга йөрим, үзем дә курслар булдырдым. Миңа бу кызык, алып баручы булу – ул аерым һөнәр. Мин оештырган туйларда оператор да, фотограф та, видеограф та, ут куючы да телефонда утырмый, бөтен кеше үз урынында булырга тиеш.
«Күп балалы гаиләләрдән көнләшәбез»
Балалар туу сезнең мөнәсәбәтләргә ничек тә булса тәэсир иттеме?
Гөлназ Шәрипҗанова: Гаилә булгач, балалар булырга тиеш, әлбәттә. Безнең туганнар арасында да «1 бала бар – җитә» дип чикләнеп калучылар бар. Без күп балалы гаиләләргә ак көнләшү белән карыйбыз. Мисал өчен, безнең дустыбыз Лилия Муллагалиеваның 4 баласы бар, олылары үсеп бетсә дә, әле кечкенәләре дә бар. Алар бит, үскәч, гаиләләре белән аралашып, кунакларга йөрешеп яшәячәкләр.
Илсур Шәрипҗанов: Мәҗлесләр алып барганда шундый гаиләләр туры килә – гаиләдә 5 бала булганнар. Ул 5 баланың тормыш иптәше, аларның балалары… шулай 30-40 кешегә җыела. Әле алар бер-берсенә җанатып, «абый», «апа», «сеңлем» дип кенә торалар. Идеаль гаилә нинди булырга тиеш, дип сорасагыз, ким дигәндә, 2-3 бала булырга тиеш, дип уйлыйм. Аллаһка шөкер, хәзер барысы да бар – дөньялар гына тынычланып китсен иде. Безнең әти-әниләр үскән вакытны гына алсак та, мисал өчен, минем әтиләр 5 бала булган. Авыр заманда да балаларны күп алып кайтканнар.
Гөлназ Шәрипҗанова: Ул баланы алып кайтырсың да, үстерерсең дә, ләкин аңа әле гаилә сакланып калсын өчен, туганлык җепләрен өзмәскә икәнлеген аңлатырга кирәк. Без – туган җанлы кешеләр. Туганнан туганнар, өченче буын туганнар булсынмы, үзебезгә кунакка чакырабыз, гел аралашып торабыз. Ул шулай булырга тиеш. Туганнардан да яхшырак дусларыбыз да бар. Хәзер бит туганнар түгел, ә дуслар синең өчен җанатып торырга мөмкин.
Илсур Шәрипҗанов: Хәзер бәйрәмгә кунак чакырудан да, чакырган кунагыңны китертүдән дә авыррак әйбер юк. Көнендә генә «килмим» дип әйтүчеләр бар. Төрле сәбәпләр табып «чирләдем», «балалар авырый», «карт инде без» дип әйтәләр. Өйдә телефонда яту чиргә әйләнеп бара инде. Шуннан кунак килмәгәч, үпкәлисең инде. Аннары, нигә үпкәләдең, дип йөри инде ул. Аралашырга, чакырган җиргә барырга кирәк.
Авылларга концерт куярга килгәч тә, нинди җирлек булуга карамастан, 30-40-50 кешедән дә күбрәк тамашачы җыелмый. Бу – статистика, без аны үттек, беләбез. Атнаның теләсә кайсы көнендә кил – бары шул ук. Бу – күпчелек телефонда, телевизорда дигән сүз. Шуңа күрә, телефонга карап ятмагыз, күзгә күз карап сөйләшегез.
«Балалар акча эшләгәнебезне аңлый»
Сезнең балаларыгызның исемнәре бик матур, аларны кайсыгыз сайлады?
Гөлназ Шәрипҗанова: Әниләргә ниндидер күрәзәчеләр, безнең беренче малай туачак, дип әйткән булганнар. Илсур малайга исемне күптән уйлаган иде. Актаныш егете, Минтимер Шәймиев оныгы булу сәбәпле, Минтимер исемен сайлады. Ә УЗИда, кыз булачак, дип әйттеләр. Безне бер тапшыруга чакырдылар, анда коллегабыз Газинур Фәйзуллин да бар иде, ул кызларына Асыл (русча Асель) дип исем кушканнарын әйтте. Ничек матур, дип уйлап куйган идем. Аннары моны кайнанага сөйләдем. Ул миңа, «асыл» кергән ир-ат исемнәре – Асылтаһир, Асылгәрәй бик күп, диде. «Асыл» дип кенә кушып булмый, ди. Без Сөембикә дип кушарбыз, дип уйлап йөрдек, тик рус мохитендә яшибез, аны дөрес язмаслар, дип уйладык. Сөембикәнең тормышы да ничек тәмамланган бит. Шуңа, без «асыл»ны һәм Сөембиикәнең «бикә»сен алдык та, Асылбикә дип куштык. Тик кайбер рус кызлары аны Сөембикә дип йөртә, бутыйлар. Баксаң, мөселман исемнәре китабында Асылбикә исеме бар икән. Мәрхүм Ринат Ибраһимовның да кызы Асылбикә икән.
Икенче бала малай була, дигәч, аңа исем әзер иде инде. Минтимер дип куштык. Ә менә өченче бала алып кайта калсак...
Илсур Шәрипҗанов: Монда баш ватасы була инде. Асылбикә белән Минтимердән соң Ирек, Марат, Руслан, Лилия кебек исемнәр генә кушып булмас.

Фото: © Шәрипҗановларның гаилә архивыннан
Балаларыгыз иҗатка тартыламы? Нәрсә белән шөгыльләнәләр?
Гөлназ Шәрипҗанова: Улыбыз – хоккейчы. Быел 1 нче сыйныфка китте, тик мин аны барыбер бер җыр-бию түгәрәгенә, «Батыр егетләр» дигән малайлар ансамбленә бирдем әле. Аның моңы да, ритмы да бар. Кызыбыз хәзер музыкаль мәктәпкә йөрсә дә, биюгә тартыла. Быелдан биюгә йөри башлады, биесен әле.
Ә болай безнең белән төрле «солянка»ларда йөреп, алар безнең бөтен җырыбызны да беләләр, кушылып җырлыйлар. Кечерәк чакта, алар концертларга безнең белән барырга сорыйлар иде, хәзер исә алай йөрергә омтылмыйлар, чөнки анда көтеп торырга, тыныч кына булырга кирәк.
Аларны кырыс тәрбиялисезме?
Илсур Шәрипҗанов: Төрле чак була, кайвакыт эләктереп тә алабыз. Иртән назлап уятабыз инде.
Гөлназ Шәрипҗанова: Балалар безнең акча эшләгәнебезне аңлый. Без алар теләгән, ошаткан әйберләрне алабыз. Мөмкинлегебез булгач, елына 2 тапкыр диңгезгә дә алып барабыз.
Сез гастрольләргә киткәндә, балалар кем белән кала?
Гөлназ Шәрипҗанова: Без күбрәк ял көннәрендә эшлибез. 5-6 сәгать мәҗлесләр алып барабыз, өйгә соң кайтыла. Ул вакытта безгә ярдәмгә әни килә. Минем әни Казанда, ул мондый очракларда үзенең ялларын балаларыбызга багышлый. Әгәр эш буенча Актаныш якларында булсак, балаларны кайнанам карап тора. Җәй көне балалар, әлбәттә, авылда. Ул яктан безгә Актаныш бик ошый, авыл һавасы, мохите... Асылбикә белән Минтимер анда кайтып, бөтен авыл балаларын рус телендә сөйләшергә өйрәтеп бетерделәр (көлә). Ә үзләре анда татарчага өйрәнәләр.
Концертлар куеп, балаларның үскәнен дә күрми калдык, дигән уйлар килгән юкмы?
Гөлназ Шәрипҗанова: Шуңа күрә без концертлар куймыйбыз. Без гел өйдә, төп эшебез – балалар карау, аларга дәресләр әзерләргә ярдәм итү. Без гастрольләргә чыгып эшләгән җырчыларга сокланабыз. Мисал өчен, Гүзәл Уразованың 2 баласын әнисе карады, алар гастрольләрдән кайтып кермәде. Аннары 2 тапкыр үзе декретта утырды. Ләкин мин, хатын-кыз буларак, шуны әйтә алам – мин алай булдыра алмыйм. Бу – ялкаулык түгел, миңа өйдә рәхәт.
Бөтен акчаны да эшләп бетереп булмый, никадәр популяр буласың килсә дә, шулкадәр популяр булып булмый. Бүгенге көндә нык популяр халык артистлары да, безнең ише премия лауреатлары да шул ук акча ала. Исем артыннан, сан артыннан куу – безнең турыда түгел. Элек елына 2 клип чыгарсак, хәзер анысы да кирәк түгел кебек.
3 сәгатьлек концерт кую, аңа әзерләнү авырдыр, әмма безнең көн саен яңа әйбер. Атнага 3 төрле концерт булса, ул көн саен яңа эмоция, яңа кешеләр, яңа программа, яңа тамаша. Һәм акчасы да, әлбәттә, күбрәк.
«Картлыгыбызны тыныч итеп күз алдына китерәм»
Сезнең өчен идеаль ял көне нинди ул? Авылга еш кайтасызмы?
Гөлназ Шәрипҗанова: Идеаль ял көне – авылга кайту. Әнинең бәлешен ашап, мунча кереп, авыл һавасын, ферма исен сулау. Беләсезме, мин хәзер – әни пешергән чеби тәпиләрен, бүтәкәләрен ашый торган көз телим.
Гөлназ апа, сыер сава беләсезме?
Гөлназ Шәрипҗанова: Юк, миңа нәрсәгә ул? Хәзер безнең авылда сыер да юк, бер бозау гына. Әни мине бер тапкыр да сыер саварга чыгармады, син белмисең ул эшне, нәрсәгә кирәк ул сиңа, диде.
Картлыгыгызны ничек күз алдына китерәсез?
Гөлназ Шәрипҗанова: Илсурга 80 яшь тулгач, ул «мыр-мыр» килә торган бабай булырга тиеш. Ул хәзер дә шундый, мин аңа: «Син 80 яшькә җиткәч нинди булырсың?» – икән дим. Ә мин инде аңа ияләшеп беткән, аны җайлап-майлап, сөтле чәйләр ясап, янында утыручы әби булырмын. Татарстанда булырбызмы-юкмы, анысы әле билгесез.
Илсур Шәрипҗанов: Картлыгыбызны тыныч итеп күз алдына китерәм. Үзеңнең бик зур булмаган өең белән, яшел чирәмнәр, алмагачлар арасында яшәп, балаларны каршы алып тору, кирәк булса, аларга булышу. Беркая ашыкмыйча, тыныч мохиттә яшәү.
Гөлназ Шәрипҗанова: Түбәтәй кигән, сакал җибәргән Илсур бабай дәрәҗәсенә җитеп, янында ак шәл бөркәнгән Гөлназ әби утырып торсын иде. Менә шушы мизгелләрне сезгә дә, безгә дә күрергә насыйп булсын. Әмин!