news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хуҗабикә туганнарына агулы гөмбә белән пешкән бозау ите ашатып үтергән

news_top

Австралиядә яшәүче Эрин Паттерсон элекке кайната-кайнанасын, кайнанасының сеңлесен һәм аның ирен агулы гөмбә белән пешерелгән бозау ите ашатып агулаган. Бу хакта РЕН ТВ сайты яза.

2023 елның 29 июлендә Эрин Паттерсон кичке ашка элекке кайната-кайнанасы – Дона һәм Гейлны, Гейлның сеңлесе Хизерны, аның ире Иэн Уилкинсонны чакыра. Ул кунаклар өчен бозау ите пешерә һәм үтерә торган агулы гөмбә өсти. Хатын-кыз үзе итне ашамаган диярлек, кунаклар алып килгән десертны өстен күргән. Икенче көнне Паттерсонның 4 танышы да, көчле агуланып, хастаханәгә эләгә.

Табиблар моның агулы гөмбә аркасында булуын ачыклый. Зыян күргән 3 кеше хастаханәдә вафат була. Паттерсон да медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итә, әмма анализлар аның организмында токсиннар күрсәтми.

Соңрак полиция ачыклаганча, Паттерсон агулы гөмбәләрне урманда үзе җыйган була, ә кунакларга «кибеттән сатып алдым» дип әйткән. Шулай ук аның элекке ире дә берничә мәртәбә агуланып хастаханәгә эләккән була, һәм тикшерүчеләр «Эрин Паттерсон аны берничә мәртәбә үтерергә тырышкан» дип саный.

«Аның гамәлләре җентекләп планлаштырылган була, һәм ул ачыктан-ачык зыян салу нияте белән эш иткән», – дип хәбәр иткәннәр хокук саклау органнарында.

Паттерсон «Аңлы рәвештә 3 кешене үтерүдә гаепле» дип табылган һәм озак вакытка төрмәгә хөкем ителгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар