news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хуҗабикә өй тирәсендә чүп-чарга ут төрткән дә, гараж, мунча, кухня янып беткән

news_top
Хуҗабикә өй тирәсендә чүп-чарга ут төрткән дә, гараж, мунча, кухня янып беткән
Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналы

Ростов өлкәсенең Зверево шәһәрендә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре шәхси йорт биләмәсе территориясендә чыккан янгынны сүндерергә барган. Бу хакта «Вести» каналы хәбәр итә.

Хуҗа хатын үз участогында чүп-чарны яндырганда, ялкын яндагы корылмаларга да күчкән. Җәйге кухня, гараж, мунча һәм хуҗалык корылмасы янып көл булган. Бу хакта коткару ведомствосының Telegram-каналында хәбәр ителә.

200 квадрат метр мәйданны биләгән янгынны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 5 хезмәткәре 2 берәмлек техника ярдәмендә сүндергән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар