news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хуҗабикә кайнап торган майга су салгач, фатир ишеге тупсадан төшкән, күрше ишеге ватылган

news_top
Хуҗабикә кайнап торган майга су салгач, фатир ишеге тупсадан төшкән, күрше ишеге ватылган
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Екатеринбургта күп катлы йортта бер хатынның саксызлыгы гадәттән тыш хәл китереп чыгарган. Аның фатирына зыян килгән, үзен хастаханәгә салганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Вакыйга 5 декабрьдә кич белән 16 катлы йортта була. Россия Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых шул хакта әйткән.

Якынча белешмә буенча, хатын-кыз аш бүлмәсендә кайнап торган май салынган чүмечкә салкын су өсти. Шартлау шундый була ки, хәтта фатир ишеге тупсасыннан төшә, күршеләрнең ишегенә зыян килә.

Хатын-кыз тәненең 15 проценты пешкән.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар