news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хуҗа&бикә» – Азат Абитов&Гөлсирин Абдуллина: «Безнең мәхәббәт җырдан башланып китте»

«Хуҗа&бикә» проектының чираттагы кунаклары – татар эстрадасының популяр җырчылары, Татарстанның атказанган артистлары Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина.

news_top
«Хуҗа&бикә» – Азат Абитов&Гөлсирин Абдуллина: «Безнең мәхәббәт җырдан башланып китте»
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Гөлсирин, бер интервьюда, Азат белән йөреп киткәнебезне сизми дә калган идем, дигән булгансыз. Чыннан да сезнең мәхәббәт тарихы «яратам» ише сүзләрдән башланып китмәдеме?

Гөлсирин Абдуллина: Ю-ук. Безнең мәхәббәт җырдан башланып китте. Безгә дуэт итеп башкарырга 2 җыр тәкъдим иттеләр. Без «Әллә нинди язмыш» җырын сайладык. Бу – «Гөлсирингә өч кияү» дигән программага әзерләнү иде. Без аны студиягә барып яздырдык. Аннары шушы җыр белән безне төрле мәҗлесләргә чакыра башладылар, ул безне «үстерде».

Азат Абитов: Азатны «үстерде» инде бу җыр, Гөлсирин инде «үскән» иде (көлә).

Гөлсирин Абдуллина: Мәҗлесләргә чакыра башлагач, без гел бергә булдык. Мин, баштарак, Азатны үземнең дус кызым, «подружка» итеп күрә идем. Без бер-беребез белән серләрне уртаклашып, дус булып яшәдек, тик шулай да мин аңа үземнең бөтен серләрне сөйләп бетерми идем әле. Мисал өчен, минем ул вакытта йөргән егетем барлыгын Азат белмәде, аннары, белгәч, ачуланып та йөрде әле. Моны, гомумән, беркем белми иде, мин андый әйберне чыгарып салырга яратмыйм.

Азат Абитов: «Яратам» сүзенә кадәр бик ерак иде әле.

Гөлсирин Абдуллина: Иң беренче, «мин сине яратам» дип, Азат 2017-2018 елларда әйтте. Гастрольләрдән кайткач, ул мине подъезд төбенә кадәр озата иде дә, миң аңа: «Рәхмәт, Азат, син – чын дус», – ди идем. Азат берни дәшмичә кайтып китә иде дә, аннары өенә кайтып җиткәч, миңа аңардан озын текст килеп төшә иде. Ул миңа дуска кебек кенә карамаган инде.

Гөлсириннең кулын ничек сорадыгыз?

Азат Абитов: Гөлсириннең кулын Филармония концертлар залында концерт вакытында сорадым. Бу тәкъдим ясауны «постанова» дип уйлаучылар да булды.

Гөлсирин Абдуллина: Күмәк җыр башкарганда, 2 куплетны җырладык та, Азат барысын да туктатты. Мин: «Нишли инде бу? Хәзер сәхнәдән куып төшерәләр бит», – дип уйладым. Без ул вакытта продюсер белән эшләгәч, куркытты.

Азат Абитов: Әйе, без нәрсә җырларга, нинди сүзләр әйтергә икәнен секундын секундка өйрәнә идек. Концертны туктату – ул бик «экстренный» чакта гына ярый.

Гөлсирин Абдуллина: Концерт тукталгач, мине Айсылу Габдинова кочаклый башлады. Азатның миңа тәкъдим ясаячагын баянчы Ильяс Шәрипов белән миннән кала барысы да белгән булып чыкты. Әле, өстәвенә, концерт вакытында әти-әнием дә залда иде, алар өчен дә бу шок булды. Азат сеңлемнән минем бармак размерымны шалтыратып сораган булган, ул әти-әнине концертка «сезне анда сюрприз көтәчәк» диеп озатып җибәргән. Әни: «Концерт буе сюрприз көтеп утырдым, булмады инде бу», – дип уйлаган булган, аннары «хоп», һәм миңа тәкъдим ясадылар. Аннары Азат гаиләсе белән минем кулны әти-әниемнән килеп сорады.

Дөньяда идеаль кешеләр юк, диләр. Сез бер-берегезнең нинди тискәре якларын әйтә аласыз?

Азат Абитов: Алар күп инде, кайсын әйтергә соң... Миңа калса, икебезнең дә тискәре ягы ул – бәхәсләшү, үз сүзебезне бирмәү.

Гөлсирин Абдуллина: Мин – бик эмоциональ, тиз кызып китәм, ә Азат – тыныч.

Азат Абитов: Мин дә тиз кызам, ләкин бу бик сирәк була.

Ачуланышканда кем беренче гафу үтенә?

Азат Абитов: Гөлсирин. Мин дә гафу үтенәм инде, әйтмим генә (көлә).

Сезнең гаиләгездә кем хуҗа?

Гөлсирин Абдуллина: Азат.

Азат Абитов: Әйдә, мин сине әйтим (көлә). Ирләр, гадәттә, үзләрен «хуҗа» дияләр. Тик шунысын да истә тотарга кирәк: әгәр хатын-кыз ир-атка хуҗа булырга ирек бирми икән, ул хуҗа була алмый.

Гөлсирин Абдуллина: Мин бит инде гел синнән сорыйм барысын да: монда нишлибез, бу әйберне алабызмы, чөнки мин үзем генә нәрсәдер эшләргә, алырга кыенсынам. Миңа Азатның фикере кирәк. Ул – минем терәк. Гаилә булгач, ул барыбер үз урынына килә, бер-береңне аңлый, фикерләргә колак сала башлыйсың.

Фото: © Гөлсирин Абдуллинаның шәхси архивыннан

«Кызыбыз арада чыккан бәхәсләрне «тигезли»

Кызыгыз туу сезнең мөнәсәбәтләрегезгә ничектер тәэсир иттеме?

Азат Абитов: Әлбәттә, ул безне якынайтты. Без бер-беребезне күбрәк тыңлый башладык. Гаиләдә төрле хәлләр була, Сылу безнең арада чыккан бәхәсләрне «тигезләргә» өйрәнде, ул икебезне дә җайлый.

Гөлсирин Абдуллина: Алда икәү генә яшәгәндә, сүзгә килеп, берничә сәгать сөйләшми торган вакытлар да була иде. Ә хәзер әрләшсәк, Сылу килә дә, икебезне кочаклап: «Әтием, әнием, мин сезне яратам», – ди. Бала күңеле сизә, диләр бит. Ул безне берләштереп, матур сүзләр әйтеп тора.

Аның хәзер бик кызык чагы. Ул өйдә әтисе белән күбрәк уйный. Азат миңа: «Нишләп ул синең белән уйнамый соң?» – ди. Мин аңа: «Сөен!» генә диям инде. Сылу мине кухняга куып чыгара, «Бар, әни, син ашарга пешер. Ә мин, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов белән концертка китәм», – ди. Күлмәкләрен алыштыра, минем туфлиләрне кия, мәш килеп ята инде шулай.

Артист халкы, гастрольләргә йөреп, баланың үскәнен күрми дә кала инде. Минем әти-әнием – мәдәният хезмәткәрләре, безне еш кына әби-бабайга калдырып китәләр иде. Мин үземә: «Балабыз тугач, үзебезгә үстерергә насыйп булсын иде», – дип сүз биргән идем. Аллаһка шөкер, бу бәхетне үзебез татыйбыз. Бу – чынлыкта да бик зур бәхет.

Кызыгызның исеме дә матур, кайсыгыз сайлады?

Гөлсирин Абдуллина: Мин сайладым.

Азат Абитов: Без бик күп исемнәр карадык, күңелгә ятышлысын табу авыр булды.

Гөлсирин Абдуллина: Миңа «Интертат»тан әби-бабайлар турында сорап шалтыраттылар. Мин ул вакытта үземнең бәби көткәнемне әле беркемгә әйтмәгән идем, баланың нинди җенестә туасын да белми идек. Шушы шалтыраткан журналист миннән әтинең әбисе һәм бабасының исемнәрен сорады. Әбисе Сылубикә исемле, дидем. Миңа трубкадан: «Бигрәк матур исем», – диделәр. Аннары минем башыма Сылу исеменең никадәр матур булуы «китереп сукты». Азатка ошармы икән инде, дип уйладым, 2 көн әйтми йөрдем. Әйткәч, ошатты.

Сылуны йомшак тәрбиялисезме?

Гөлсирин Абдуллина: Аның, Сөбеханаллаһ, холкы бар. Азат кайвакыт йомшаграк инде.

Азат Абитов: Әниләр бала белән күбрәк булгач, нәрсәдер өйрәткәндә, катырак та булырга мөмкин. Хәзер әле Сылуның кирелеге, үз фикере булган чак, барысын да үзе сайлый, тыңларга ашыкмый. Кайвакыт миннән дә катырак сүзләр чыга инде.

Гөлсирин Абдуллина: Әле күптән түгел Сылуны әтисе белән озакка калдырган идем, мин кайтканда, ул инде аңа шелтә белдерә башлады.

Фото: © Гөлсирин Абдуллинаның шәхси архивыннан

«Гадәттә, хейт язучылар – апалар»

Февраль аенда Казанда буласы «сольный» концертыгызга әзерлекләр ничек соң?

Азат Абитов: Әйе, Аллаһ боерса, концертыбыз була. 2019 елдан бирле концертлар куйганыбыз юк иде, фикерләр, идеяләр күп җыелды. Әзерлекләр бара, җырлар, программа өстендә эшлибез. Бик кызык булырга тора. Күп еллар Ваһапов фонды белән эшләгәч, без аерым кысаларда идек. Бу – яхшы мәгънәдәге кысалар. Ваһапов фонды ул – затлылык, классика, халык җырлары. Һәм без үзебезнең концертыбызда да затлылыкны калдырабыз, шулай ук, классика һәм халык җырлары да булачак, заманчалык турында да онытмыйбыз.

Гөлсирин Абдуллина: Без бу концертны көлеп алырлык та, еларлык та итеп эшләргә булдык.

Концертыгызда «шоу» күрсәтү булачакмы, яисә басымны күбрәк вокал ягына ясаячаксызмы?

Азат Абитов: Сергей Лазерев концертларындагы кебек «шоу» булмый, билгеле. Ләкин, заманнан калышмыйча, экран һәм ут белән эшләү булачак.

Гөлсирин Абдуллина: Чит илдәге «шоу»лар – башка төрле, безнең эстрадага да кереп бара ул. Хәзер җырчылар бик күп, кемнәрде «шоу» белән, кемнәрдер тавыш белән, кемнәрдер затлылык, сөйләм белән алдыра. Шуңа күрә, тамашачылар төрле кешегә төрлечә барырга мөмкиннәр. Хейтерлар да бар инде. «Иреңне яратабыз, сине яратмыйбыз», диючеләр дә булгалый. Аллаһ боерса, безнең иҗатыбызны яратучылар концертыбызга килер, дип көтеп калабыз. Тамашачыларыбыз безнең концертыбыздан ниндидер яңалык ачып түгел, ә рәхәтлек алып китсеннәр иде. Концертны югары дәрәҗәдә әзерләргә тырышабыз, чөнки аның аша үзебезнең йөзебезне күрсәтәбез.

Азат Абитов: Мин үземнән бер яңалык әзерлим әле, концертка килгәч, күрерсез.

Хейтерлар кайсыгызның күбрәк?

Гөлсирин Абдуллина: Минекеләр күп.

Азат Абитов: Интернетта һәрвакыт, кемнең хейтеры күп – шул популяр, дигәнне ишетергә туры килә. Минем хейтерлар юк, нәтиҗәләрне үзегез ясагыз (көлә).

Гөлсирин Абдуллина: Ир-атларны чыннан да күбрәк яраталар бит. Гадәттә, хейт язучылар – апалар. Үземә шәхси номерыма да хатлар килгәләгәне булды. Баштарак борчылып йөрү бар иде, аннары ияләндем. Язсыннар, бу – мине үстерә генә. Миңа теләсә нәрсә язсыннар, минем гаиләмә, балаларыма, әти-әниемә генә тимәсеннәр.

«Чинак тавышың белән Азатның җырлавын бозасың», «Синең тавышың – «ашыгыч ярдәм» машинасы сиренасы кебек», «Син – карлик» дип тә язалар. Әйе, минем буем кечкенә, ләкин алтын зур булмый ул. Минем ирем чибәр, озын буйлы, матур җырлый. Рәхәтләнеп аңа гашыйк була, үзегезгә карата ала идегез, әмма ул бит мине сайлады (көлә).

Фото: © Гөлсирин Абдуллинаның шәхси архивыннан

Сезгә дуэтта эшләргә авыр түгелме?

Азат Абитов: Дуэтта җырларга авыр түгел, миңа «икенче» тавышны җырларга рәхәт кенә. Җырлар сайлауга килгәндә, без «сольный» җырларны да, бергә башкарасы җырларны да икәү сайлыйбыз. Шунысы гына бар: безне барысы да дуэт итеп кенә күрә. Ә безнең аерым-аерым җырчылар булып та таныласы килә. Тик дуэтта җырлаган җырлар күпкә уңышлырак чыга.

Гөлсирин Абдуллина: Дуэтта җырлый белмәүчеләр дә бар. Бу очракта мин-минлек алга чыга. Бергә җырлаганда, партнерлар бер-берсен ишетә белергә, юл куярга тиеш. Безнең моның белән проблема юк, бер-беребезгә колак салабыз.

Парлы җырчыларның кайберсендә генә «атказанган» исеме бар. Бу исемне көттегезме, алгач, нинди хисләр кичердегез?

Азат Абитов: Әлбәттә, бу – зур сөенеч. Безнең иҗатны күргәннәр, тиешенчә бәяләгәннәр, дигән сүз. Беренче көннәрдә бик сөендек, аннары, бөтен нәрсәгә ияләшкән кебек, ияләштек. Без аны искә дә алмыйбыз. Без бу исемне көттек, аңа омтылдык. Бөтен җырчылар исемнәр яуларга тырыша.

Гөлсирин Абдуллина: Берәр концертка баргач, алып баручылар «атказанган» дип әйткәч кенә, өскә салкын су сипкән кебек була. Бу исемне алу зур көч бирә, аны горур йөртәсе килә. Тагын да югарырак исемнәр алырга насыйп булсын.

Сәхнәгә ачуланышып чыкканыгыз бармы?

Азат Абитов: Беренче вакытларда, күп булмаса да, алай ачуланышып чыккан чаклар булгалады. Соңгы арада без концерт алдыннан талашмаска тырышабыз, чөнки ул уңышлы үтсен өчен, кәеф кирәк. Бер тапкыр Гөлсирин белән сәхнәгә ачуланышып чыккан идек, һәм ул минем күземә карамады. Ә анда, җырлаганда, бер-беребезнең күзенә карарга кирәк иде.

Гөлсирин Абдуллина: Мин аның күзенә түгел, ә муен тирәсенә, иягенә карадым.

Азат Абитов: Мин, бу чыгыштан соң, аңа: «Халык барысын да сизә, ачуланышкан булсак та, барысын да кирәгенчә эшләргә кирәк», – дидем.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Бер-береңә ияләнеп бетәсең»

Өйләнешкәнегезгә 6 ел, кызып китеп, «аерылышабыз» дигән чаклар булмадымы?

Азат Абитов: Төрле чаклар булгалый инде. Беренче елны, кызып китеп, әллә нәрсәләр әйткән чаклар да булды. Алар сүз булып кына кала инде, шөкер.

Гөлсирин Абдуллина: Олыгая баргач, бер-береңә ияләнеп бетәсең. Бер-береңнән башка үзеңне күз алдына да китерә алмый башлыйсың.

Минем шундый гадәтем бар: нәрсәдер ашыйсым килсә, суыткычны ачам да, «Азат, мин моны ашыйм әле», – дип әйтеп куям. Азат миңа: «Аша, ник аны миннән сорыйсың», – ди. Үзем генә булсам, миңа бу җитмәячәк. Бәйләнгәнбез икән, гел бергә булыйк.

Гөлсирин, тату гаиләне саклауның сере нидә?

Гөлсирин Абдуллина: Өйдә һәрвакыт тәмле ризыгың булу, елмаеп каршы алу, уртак фикердә булып, бер-береңне ишетә алудадыр. Һәрбер кешенең – үз гаиләсе, үз фикере, бу сорауга төгәл җавап та бирә алмыйм.

«Гаиләне саклап калу да, аерылуга барып җитү дә хатын-кыздан тора»

Хәзер гаиләләр бик еш таркала, диләр. Сезнеңчә, моның сәбәбе нидә?

Азат Абитов: Мин хәзер сезгә үземнең шәхси фикеремне әйтәчәкмен. Интернетта бер видео күргәнем бар, бер ир: «Мин хәзер начар ир булсам: эчсәм, тартсам, кыйнашсам, аннары аерылсам, хатын минем милекнең яртысын үзенә алачак, балаларны да алып китәчәк. Әгәр хатыным начар булса, хыянәт итсә, аннары аерылсак – шул ук хәл булачак», – ди. Шуңа күрә, минемчә, гаиләне саклап калу да, аерылуга барып җитү дә хатын-кыздан тора. Хатын-кызлар һәрвакыт, безгә күбрәк хокуклар бирегез, диләр. Минем уйлавымча, аларның барлык хокуклары да бар, ләкин аларга гел нәрсәдер җитми. Алар тоталар да: «Минем болай яшисем килми, аерылышасы килә», – диләр һәм аерылышалар.

Ә элек хатын-кызлар «аерылышасы килә» димәгәннәр, шуңа аерылышмаганнар да. Элек хатын-кызлар «ирсез ничек яшәрмен, кеше нәрсә әйтер» дип уйлаганнар. Ә хәзер андый әйбер юк. Гомумән, миңа калса, ирләр аерылуга җиңел карамый. Бу – минем фикер генә, башка сәбәбен белмим. Хатын-кызларны начар, димим, аларсыз яшәп булмый. Дөньяны тудырганда да, җимергәндә дә хатын-кыз хәл итә. Хатын-кызларны «могущественныйлар» дия алам.

Гөлсирин Абдуллина: Иң беренче – хатын-кызларга рәхмәтеңне, аннары гына бу фикереңне әйтәсе иде.

Азат Абитов: Рәхмәт, хатын-кызлар!

Гөлсирин Абдуллина: Минемчә, сәбәп монда гына түгел. Төрле тәрбия, менталитет бар. Кайбер гаиләләр: «Безнең холыклар туры килмәде», – диләр. Кайбер кешеләр бик агрессив булырга мөмкин. Әти-әниләр безне саклап, бәхетле булсын, дип үстергән. Әтиләр бигрәк тә кызларын үстерәләр дә аннары бер егеткә бирәләр. Ул бит кызын, «су сибеп» тәрбияләсен дип, егеткә тапшыра. Әгәр кыз тагын да елмая, «чәчәк ата» икән, бу – аңа яхшы ир эләккән, дигән сүз. Гаиләгә әти-әниләр, чит кешеләр кысылу да аерылуларга китерә, дип уйлыйм.

Азат Абитов: Шуның өчен, кияүгә чыкканчы, өйләнгәнче, кем белән гаилә корасыңны алдан ук әйбәтләп карарга кирәк.

Гөлсирин Абдуллина: Әле шунысы да бар: кыз белән егет матур гына очрашып йөриләр дә, аннары, өйләнешкәч, икенче яктан ачылалар. Өйләнешкәч, элеккеге ярлар килеп чыга башларга да мөмкин әле.

Азат Абитов: Хәзерге заманда кешеләр үзләре кылган гамәлләр өчен җаваплылыкны бик тотмыйлар, үзләре өстеннән төшерәләр. Ә элек эшеңнең нәтиҗәсе нинди булса да, аны кабул иткәннәр. Бу тема бик бәхәсле.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Егетнең хатын-кызны хөрмәт итүе дә бик мөһим»

Егетләр-кызлар сайлаганда, кайсы якларына күбрәк игътибар бирергә соң?

Азат Абитов: Мин кызлар турында әйтә алам. Ранис Габбазов белән Гөлсирин турында сөйләшеп утырганыбыз булды. Мин аңардан: «Сиңа Гөлсирин хатын буларак ничек?» – дип сораган идем. Ул миңа: «Чын хатын була, тырыш, игътибарлы, тәмле ашарга пешерә», – диде.

Гөлсирин Абдуллина: Ирләрнең бөтен нәрсәсе ашказаны аша инде (көлә).

Азат Абитов: Юк, аңардан гына түгел инде. Без, берәр күмәк бәйрәмгә җыелгач та, кызларның нинди икәненә игътибар бирә идек. Кайсыдыр телефонда утыра, урамда йөри, ә кайсыдыр, тырышып, өстәл әзерли. Мин: «Әгәр Гөлсирингә өйләнсәм, ул мине һәрвакыт карап торачак, кунакларымны да кайгыртачак», – дип уйлый идем.

Гөлсирин Абдуллина: Концертларга зур-зур чемоданнар белән чыгып китәбез бит инде, ә мин кечкенә булгач, күтәрергә авыр. Азат миңа һәрвакыт ярдәм итә иде. Миңа ярдәм итә торган егетләр бик ошый. Миңа авыр булганда да, мин үземә төпле киңәш бирә алырдай дус егет эзли идем. Азат – мине тыңлый һәм үз фикерен йомшак әйтә белә торган кеше. Егетнең хатын-кызны хөрмәт итүе дә бик мөһим. Шулай ук, егет әти-әниеңне, туганнарыңны, эшеңне, иҗатыңны аңларга тиеш.

Азат Абитов: Шуңа өстәп, ярату булырга тиеш.

Ничек уйлыйсыз, арада хисләр суынгач, балалар дип кенә бергә яшәү – нормаль күренешме?

Азат Абитов: Мондый хәлгә очраган танышларым бар. Алар бер-берсен яратмыйча, бала үскәнче аерылмадылар. Миңа «бу – бик хаталы эш, алай эшләргә ярамый» диделәр.

Гөлсирин Абдуллина: Андый гаиләләрдә һәрвакыт ызгыш-талаш, хыянәтләр булырга мөмкин. Балага моны күрү – зур стресс. Үскәч, алар моның өчен рәхмәт әйтмәячәк. Әгәр бала әти-әнисенең бер-берсен яратуын күреп үссә, ул «мәхәббәтле» бала була.

Сезнең өчен идеаль ял көне нинди?

Азат Абитов: Безнең идеаль ял көннәре аерыла. Минем өчен бу – өйдә кино карау яисә китап уку.

Гөлсирин Абдуллина: Минем өчен идеаль ял – ул каядыр өчәү бару. Баланың да сөенгәнен күрәсең, үзең дә ял итәсең. Хатын-кыз өчен өйдә ял итү юк бит ул. Ашарга пешерергә, савыт-саба юарга, керләр юарга кирәк. Эш эшләнә, ләкин ул күренми. Ә менә каядыр барып балаң белән уйнау, иреңнең кочагында яту, анда бернәрсә дә эшләмәү – чыннан да ял.

Картлыгыгызны нинди итеп күрәсез?

Азат Абитов: Безнең идеаль картлык беседкасы, мунчасы булган, артык зур булмаган йортта күз алдына килә.

Гөлсирин Абдуллина: Мин бик нык, элеккеге замандагы кебек кара мунча телим. Мәтрүшкәле чәй, коймак, балалар, оныклар. Балаларыбызга ярдәм итәргә, оныклар сөяргә насыйп булсын. Олыгайгач та, безнең иҗатыбызны яратучы тамашачыларыбыз булсын иде.

Әмин, шулай булсын. Җылы әңгәмә өчен рәхмәт сезгә!

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 5 гыйнвар 2026
    Исемсез
    Бик матур пар белән бик жылы әңгәмә. Фирүзә кунаклары белән әңгәмәләрен бик эчтәлекле итеп оештыра белә . Әңгәмәдәшләренең дә нинди затлылары бит.
  • 5 гыйнвар 2026
    Исемсез
    Соклангыч пар гына түгел, эталон пар!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар