Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хроник арыганлык синдромы» – ялкаулык түгел, ә җитди авыру

Бу авыруга күпләр игътибар бирмәскә тырыша. Ә кемдер хәтта «моны үзләрен аклар өчен ялкаулар уйлап чыгарган» дип саный. Ләкин болай уйлау – зур хата. Медицина фәнендә хроник арыганлык синдромын авыр авырулар төркеменә кертәләр, аның нәтиҗәсендә иммун, йөрәк-кан тамырлары, нерв, гормональ һәм организмның башка мөһим системалары эшчәнлеге бозыла ала.

news_top_970_100
«Хроник арыганлык синдромы» – ялкаулык түгел, ә җитди авыру
https://rt-online.ru/

«Хроник арыганлык синдромы»н вакытында аңлап, дөрес һәм эффектив дәвалану курсын билгеләргә кирәк. Моны ничек эшләргә соң? Әлеге сорауларга Санкт-Петербург Сәламәтлек саклау комитетының медицина психологиясе буенча штаттан тыш баш белгече Елена Исаева һәм психиатр, «хроник арыганлык синдромы»н дәвалау методикасы авторы, психотерапевт Аркадий Кузнецов җавап биргән, дип яза «rt-online.ru» «Столица» мәгълүмат агентлыгында чыккан Елена Соколова язмасына таянып.

– «Хроник арыганлык синдромы» – ялкаулыкны аклау өчен кулланылган уйдырма, дигән фикер бар. Табиблар нәрсә әйтә?

Елена Исаева: «Хроник арыганлык синдромы» – чын авыру, ул 10нчы Халыкара авырулар классификациясендә күрсәтелә. Аеруча ул яз көне, көзге-кышкы чордан соң ачык сизелә, бу вакытта кояшлы көннәр әле кыска, ә витаминнар инде аз кала.

– «Хроник арыганлык синдромы»н гадәти арыганлыктан ничек аерырга?

Елена Исаева: Аны тану бик авыр, бигрәк тә башында. Шуңа өстәп, сез әйткәнчә, күпләр мондый синдром барлыгына ышанмый да. Хәлсезлек һәм киеренкелек, аппетит һәм мускул тонусының кимүе, шулай ук көчсезлек хисе барлыкка килсә, әлеге авыру булырга мөмкин, дигән шик туа. Еш кына: «Бу – арыганлык кына, ял итәргә кирәк», – диләр. Яки: «Үзеңне кулга ал, көчле бул!» – дип тынычландыралар. Ләкин болар гына авырудан коткармый...

Аркадий Кузнецов: Хәзер интернет киңлекләрендә бик күп мониторинг һәм скрининг шкалалары бар. Мәсәлән, ШАС – астеник халәте шкаласы. Теләгән һәркем анкета тутыра һәм үзенең риск төркеменә керү-кермәвен белә ала. Практика күрсәткәнчә, диагноз куярга мөмкинлек бирүче 3 нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: бу – аппетит, йокы һәм җенси активлык. Әгәр дә исемлектәге берәрсе сәбәпсез начарлана башласа, моның ни өчен икәнлеге турында уйланырга кирәк. Бәлки, кеше артык эшләгән, хроник стресс кичерә яки депрессия алды халәтенә кергәндер.

– Бу авыру кемнәрдә күбрәк очрый?

Елена Исаева: Статистика буенча, «хроник арыганлык синдромы» белән мегаполисларда яшәүчеләр ешрак интегә. Иң актив һәм эшкә яраклы яшьтәгеләр, төгәлрәге, 25 яшьтән 45 яшькә кадәргеләр. Бу кешеләрдә арыганлык еш күзәтелә, чөнки алар карьера белән мәшгуль, гаилә корырга, актив аралашырга кирәк булган яшьтә. «Профессиональ яну синдромы» дигән төшенчә дә бар. Анысы – гомуми хроник арыганлык билгесе.

– «Хроник арыганлык синдромы» очракларының артуына коронавирус эпидемиясе тәэсир иткән булырга мөмкинме?

Аркадий Кузнецов: Ковидтан соңгы астения әлеге инфекцияне кичерүчеләрнең 30 процентында күзәтелә. Монда әлеге чирнең авыр узу-узмавы мөһим түгел. Аз гына симптомнары булган яисә гомумән бер билгесез узып киткән ковид та үз эзен калдыра ала. Авыруны җиңел генә кичерүчеләрнең дә 1 елга хезмәт эшчәнлегеннән һәм социаль тормыштан төшеп калуын күрергә мөмкин.

Елена Исаева: Хәзерге вакытта нәкъ менә ковидтан соңгы астения өстенлек итә, һәм, минемчә, бу күренеш белән без әле 1 ел гына очрашмаячакбыз. Шулай ук дистанционка да зур роль уйнады, чөнки өйдән эшләгәндә, кешеләр эш – ял режимыннан төшеп калалар. Читтән торып эшләүчеләр тәүлек әйләнәсе эшли ала һәм зур мәгълүмат йөкләнеше һәм киеренкелек кичерә ала. Өстәвенә, моңа физик гиподинамия дә өстәлә.

– «Хроник арыганлык синдромы» диагнозы ничек куела?

Елена Исаева: «Хроник арыганлык синдромы»н диагностикалаганда бик игътибарлы булырга кирәк. Аны башка авырулардан аера белү мөһим, чөнки арыганлык онкология авыруларында да, калкансыман биз авыруларында да, яз җитү белән кискенләшә торган депрессиядә дә булырга мөмкин. Психологлар һәм психотерапевтлар янына еш кына инде барлык тикшеренүләрне үткән пациентлар килә. Бу, нигездә, дөрес. Әгәр дә табиблар – кардиолог, эндокринолог, невролог – анализлар буенча барлык органнарның һәм системаларның тәртиптә булуын аңлап та, пациент хәлсезлек, йокысызлык, киеренкелек һәм авырту синдромыннан зарланса, бу очракта аны психологка җибәрәчәкләр, чөнки сорау аның яшәү рәвешенә кагылачак.

Нәкъ менә ул әлеге халәт үсешенең беренче сәбәбе булып тора. Бу – психологик проблема, аның төп авторы – кеше үзе. Чыннан да, хәзерге заманда күп эшләү һәм акча эшләү модага керде. Бу, әлбәттә, бик яхшы: 40 яшькә кадәрге кешеләр күп нәрсәгә ирешергә тели һәм аларның үз-үзләренә таләпләре һәм амбицияләре зур. Ләкин моның нәтиҗәсе аяныч булырга, кеше телефоннан шалтырату өчен кулын да күтәрә алмаска мөмкин. Шуңа күрә мондый пациентлар белән һәрвакыт максатлар, кыйммәтләр һәм бурычларын яңадан карап чыгу һәм тормыштагы өстенлекләрен дөрес билгеләү турында сөйләшергә кирәк. Монда сүз сәламәтлек турында бара, чөнки ресурсларның бетүе соматик авырулар барлыкка килүгә китерә. Һәм шул чакта кеше үз хыялларын тормышка ашырырга өлгерә алмаячак. Әлбәттә, эшләргә кирәк, әмма бар нәрсәгә дә бер мизгелдә ирешү өчен түгел, ә эшләрне җайлап кына башкарырга кирәк. 30 яшькә кадәр барысына да өлгерергә кирәк, дигән сүз – ялгыш фикер. Бу «хроник арыганлык синдромы»на гына китерәчәк.

– «Хроник арыганлык синдромы» ничек дәвалана?

Елена Исаева: Препаратлар куллану белән мавыкмаска кирәк, чөнки монда беренче чиратта яшәү рәвешен үзгәртү турында уйларга кирәк. Бассейнда йөзергә, велосипедта йөрергә була. Әгәр дә моның өчен хәл юк икән, ачык һавада йөрергә мөмкин. Әгәр дә моның өчен дә хәл юк икән, физиотерапевтларга барыгыз. Пихта ванналары, мунча, спа-салоннар, тозлы мәгарәләр, массаж – ял итү яхшы мөмкинлек. Ләкин еш кына без моны да санга сукмыйбыз. Хроник арыганлык синдромын дәвалау өчен барлык белгечләр тарафыннан комплекслы эш башкарылырга тиеш – эндокринолог, невролог, психиатр һәм психологларның комплексы эше генә нәтиҗә бирәчәк. Мондый ярдәмне түләүсез дә алып була: хәзер район поликлиникаларында реабилитация бүлекләре барлыкка килде, анда сезнең өчен барлык кирәкле процедуралар да уздырыла ала. Шуңа күрә түзәргә һәм газапланырга кирәкми – ярдәм сорагыз!

Аркадий Кузнецов: Вакытында башланган дәвалану киләчәктә җитди дәвалау протоколларын булдырмаска ярдәм итәчәк. «Хроник арыганлык синдромы»н дәвалауны никадәр иртәрәк башласагыз, шул кадәр тизрәк тереләчәксез. Шуңа күрә бер-берегезгә игътибарлырак булыгыз һәм вакытында табибларга мөрәҗәгать итегез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100