Төрки халыклар әзерли торган бу ризыкны «кыздырылган мантый» дип тә атыйлар.
Хошан башта кыздырылган, аннары парда пешерелгән итле пәрәмәчне дә хәтерләтә, дип яза «Атна вакыйгалары» газетасы.
Беренче эш итеп, ике төрле камыр ясыйлар: берсе – чүпрәдән гадәттәгечә әче камыр, ә икенчесе төче камыр (чәй содасы өстәргә) булырга тиеш.
Ике камырны да берәр сәгатькә (әче камыр кабарганчы) читкә алып куярга.
Хошан өчен ит фаршы кирәк: фаршка суган турап салалар, тоз, борыч һәм яраткан тәмләткечләр кушалар. Сусыл булсын өчен, бераз гына су өстиләр.
Әзер камырларның әчесен-төчесен бергә кушып басалар да, вак кисәкләргә бүләләр. Кечкенә генә түгәрәк җәймәләр ясап, уртасына фарш салып, пәрәмәч кебек өстен бөреп куялар (тишек калдырмыйлар).
Шуннан соң май салынган тирән табада ике ягын да кыздырып алалар.
Кызган пәрәмәчләрне мантый пешерү савытына тезәләр һәм кайнар парда пешереп бетерәләр.
Икенче төрле дә пешерергә була. Мәсәлән, табада пәрәмәчләрнең ике ягын да кыздыргач, майга бераз гына су өстиләр (хошанның 1/3 биеклеге кадәр) һәм өстенә капкач ябып, әзер булганчы пешерәләр.
Хошанны каймак, аш серкәсе һәм төрле соуслар белән ашарга була.