Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Холыксыз (Кәрим Кара)

news_top_970_100

Иртә таңнан әтиләренә Әнәс килеп керде. Йөзен болыт каплаган, сөмсере коелган. Иртәдән кәефе юклыгы күренеп тора.

– Нәрсә булды тагы? – диде Гайниямал апа, улына карап. – Ачуланыштыгызмы? Нәрсә бүлештегез? Ни җитми кайсыгызга?

Сүзгә үтә дә саран Әнәс авыр сулап куйды, аннан кулын селтәде.

– Ыһы, миңа җиткән дә… әнә бит… – дип өзек-ертык сүзләр сөйләде дә зур якта гәзит кыштырдатып утырган әтисенә эндәште:

– Трос кирәк иде… алам келәттән...

Малай чыгып китте, ут йотып торып калдылар өй эчендәгеләр. Тагын ниләр уйлап чыгарган икән инде киленнәре? Озак та үтмәде, дулап, киленнәре Галия үзе килеп керде.

– Булмый, кайнәм, яшәмим! – дип бүлмә яңгыратты килен кеше, күз яшьләренә төелеп. – Адәм түгел бит улыгыз, паразит бер. Хатынын идән чүпрәге урынына да күрми бит.

– Ни булды, килен? Шундыйрак инде ул Әнәс, хас әтисенә охшаган. Бер кеше күңелен күрә белмәс, – дип ирексездән үз улын яманлаган булды кайнә кеше.

– Миңа бүген сәхнәгә чыгарга. Яшьләр көненә багышланган концерт булачак бит. Ә кияргә күлмәгем юк. Ахирәтем Айсылу алган булган икән, миңа 3 меңгә «уступать итәргә» риза. Шундый матур күлмәк. Ә бу сукыр аю акча юклыкка сылталый. Ничек яшәмәк кирәк мондый тормышта? Бүген үк машина яллыйм да, Суфияны алам да кайтып китәм туган ягыма. Башка түзәр әмәл калмады...

Килен тагын күз яшьләренә ирек бирде. Галия, нишләптер, үзенең моңлы тавышлы булуына ышана, шуңа күрә вакыт-вакыт клуб сәхнәсенә күтәрелеп, зал яңгыратып җырлап, кеше күңелләрен ача иде.

Гайникамал апа тегене бала урынына алдаштырып, юатып, берәр юлы чыгар, дип ышандырып озатып калды. Үзләре генә калгач, зур якка чыгып:

– Акча табарга кирәк, карт, – дип, үз сүзен әйтте.

– Китсен лә майт-ти-ти, – дип кызып китте барысын ишетеп утырган гаилә башлыгы.

Әмма аны тиз суындырды Гайнияамал апа:

– Суфия да китсенме?

Оныклары өчен җаннарын ярып бирергә әзерләр иде алар. Шул тиктормас бала тормышларына ямь бирә иде картларның. Бу сүзләрдән соң икесе дә, тын калып, берәр әмәлен табу турында баш ваттылар. Бу айда пенсияләрен тулысы белән тотып бетерделәр шул. Кышлык ризык булыр ике гаиләгә, дип, 2 дистәләп үрдәк бәбкәләре алдылар. Шулай да бурычка алыр кеше ниятләп, киленне кич сәхнәгә яңа күлмәктән мендерделәр.

Озак өйләнә алмый азапланды аларның Әнәсе. Авылда кыз таба алмады, барысы йөз чөерделәр егеттән. Әнә шул мыштымлыгы, сөйләшә белмәгәнлеге сәбәп булды барысына. Бигрәк тә саран иде егет сүзгә. Көненә 2-3 сүз әйтә калса, шул кадәресе артыгы белән җиткән, дип уйлый иде. Кемнең шундый «мыкый» белән чәчне чәчкә бәйлисе килсен? Ә эшкә дигәндә, җимертеп эшли иде бар эшне Әнәс, бармаклары да үз ягына кәкре иде. Гел тапканын өенә ташыды, әләф-тәләф итәргә бармады.

Бер бик оста яучы карчык ялан ягыннан менә шул Галияне димләде аңа. Эш туйга кадәр барып җиткәч, Әнәстән бигрәк әтисе шатланды, үзе өйләнгәндәй булды. Кәк же, малайны башлы-күзле итү – зур эш ул, җәмәгать.

Барысы да ипле генә кебек иде башта. Тора-килә, киленең яңадан-яңа яклары ачыла башлады. Юк кына өчен дә үпкәләргә, тавыш куптарырга, «кайтып китәм» дип куркытырга гадәтләнеп алды ул. Чак кына аныңча булмаса, холык күрсәтергә тотына иде. Ире Әнәс аның чыгышларына эчтән генә көйсә-янса да, сүз белән үз уйларын белдермәде. Ул кадәр сүз байлыгы да юк иде шикелле ирнең. Шуннан килен кайната белән кайнәсен корбан итеп сайлады. Бу нечкә күңелле адәмнәр тегенең һәр сүзен чынга алдылар, хәсрәткә калдылар. Шулай итеп һәр теләгенә ирешә барды хәйләкәр килен.

Берничә тапкыр чынлап та кайтып киткәләде ул туган нигезенә. Кечкенә өйдә тагын 5 баланы буй җиткерергә тырышкан кодалар кызларының бала күтәреп кайтканына сөенеп тормыйлар иде, әлбәттә. Галия үзе дә, тирә-яктагыларга сиздермәсә дә, нык үкенә иде болай холысызланганына. Тегендә аның үз тормышы, үз өе, үз көе, дигәндәй. Ирен теләгән ягына боргалый, бер тәртиптә үтә бара көннәре. Ә монда кем тансыклаган Галияне? Таныш-белеш киная белән сүз башлый:

– Нәрсә, аерылып кайттыңмыни? Килешә алмадыгызмы? Безнекеләр, шөкер, пар күгәрченнәр төсле яшиләр...

Җен ачулары чыга иде шундый сөйләшүләрдән соң Галиянең. Әмма гоурлыгына барып түзә иде, дүрт күз белән көтә иде Әнәсенең әтисен ияртеп килеп җиткәнен. Әлбәттә, киләләр иде әти белән малай, тагылышып. Әнәснең сөйләшүләр алып барырга тәҗрибәсе юк, әтисе аның урынына ялына иде киленгә кайтуын сорап. Кода кеше, форсат чыкканнан файдаланып, кызыныың базарын күтәрә.

– Өф-өф итеп кенә үстердек без Галияне, җил-яңгыр тидермәдек...

6 бала арасында кадер-хөрмәт бик эләкмәгәндер дә соң, әйтеп булмый.

– Җиде ят җирдә… барып таяныр кешесе юк… шулай иза чигеп яши… минем артык балам юк… – дип тезә үзенекен кода.

Әнәснең әтисе шартына китереп ялына киленнең кайтуын, йөз суларын түгә. Соңгы чиктә генә ризалык бирә Галия. Артыннан килгән машинаның кабинасына кереп утыра, кызын кочаклап.

Берара тыныч кына яшәп алалар егет белән кыз кебек. Аннан тагын берәр нәрсә уйлап таба килен, тагын низаг башлана ике арада. Кайната белән кайнәгә таякның юан башы төшә. Гайниямал апа «яшәсеннәр» дип кенә тора, бер каршы сүз әйтми килененә. Үзләренең өстәлендә булганның кап яртысын, хәтта артыграгын әле, тегеләргә илтә.

Шулай итеп, бер кайтып, бер китеп, озак еллар ямьсезләнеп яшәде Галия. Тагын бер ул тапты әле хатын. Ике баланы да тәрбияләп зур юлга чыгардылар. Бу вакытта инде кайнатасы үлеп киткән иде.

Бервакыт, нәрсәнедер сәбәп итеп, Галия тагын чәпчеп чыкты:

– Кайтып китәм!

– Шулаймыни? – дип аптырагандай итте Әнәс. Шул гомер яшәп шактый каешланган иде инде ир. – Юлыңа ак җәймә! Кайчанрак кузгалырга уйлыйсың? Берәр машина белешеп куярга кирәк булыр алдан ук. Әйберләреңне соңрак йөк машинасы алып килеп төяп китәрсең әле. Тимерне кызуында сугарга кирәк!

Нәрсә әйтергә белми сүзсез калды Галия. Ире аның сүзләрен болай кабул итәр дип көтмәгән иде ул. Йөзе дә үзгәрмәде, керфеге дә селкенмәде ичмасам бәдбәхетнең...

– Миңа ындыр табагына эшкә менәргә кирәк. Ачкычны әтиләргә калдырырсың. Мин күрше Рәис белән килешермен, теләгән чагыңда озатып куяр. Хәерле юллар сиңа, – дип, яхшы теләкләр теләп, тыныч кына чыгып китте Әнәсе.

Ике ут арасында калды хатын. Бер яктан, мин-минлеге холык күрсәтергә өнди иде аны. Икенче яктан, картаеп барган хатын аерылып кайтсын әле! Ояты ни тора... Бу Әнәскә дә ышаныч юк. Әллә барып та алмас бөтенләй. Башлап йөрергә кайнатасы юк хәзер...

Әнәс кичке якта эштән кайтканда, Галия өйдә иде. Өйгә кыздырылган бәрәңге исе таралган. Бүлмәдән бүлмәгә очып кына йөри хатыны, йөзендә елмаю балкый.

– Сиңайтәм, – ди эретеп җибәрерлек тавыш белән. – Башта капкалап аласыңмы? Мунча да өлгергән тегеләй...

Башкача холык күрсәтмәде Галия. Әнәс хәзер килеп кенә үкенеп куя: яшь чакта ук ваемсыз кыланасы булган, әллә кайчан бу начар гадәтен ташлаган булыр иде хатыны...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100