Табиб Лиза Афинская дөрес тукланырга һәм кыйммәтле чит ил ризыклары сайларга тырышып, еш кына онытыла торган биш ризыкны искәртте. Исемлек фәнни мәгълүматлар нигезендә төзелгән, дип яза «Российская газета».
Беренче урында – кефир.
«Бер стакан кефирда якынча 10 грамм аксым һәм кальцийның тәүлеклек нормасының якынча 40 проценты бар. Кефирдагы бактерияләр лактозаны таркатырга булыша», – дигән табиб. Аның сүзләренчә, лактоза ярамаган кешеләрдә кефир сөткә караганда яхшырак үзләштерелә дип өстәгән.
Икенче урында – арыш ипие. Табиб сүзләренчә, нибары ике телем арыш ипие клетчаткага тәүлеклек ихтыяҗның якынча 15 процентын каплый.
«Составта тулы бөртекле арыш оны булсын», – ди табиб.
Исемлектә әстерхан чикләвеге, алма һәм кара чәй бар.
«Тикшеренүләр күрсәткәнчә, төшкә кадәр алма ашау – ашауның гомуми калориясен якынча 15 процентка киметә», – дип язган табиб үзенең каналында.
Шулай ук алма гомуми холестеринны, начар холестеринны, триглицеридларны киметә, холестериннары уртача югары булган кешеләрдә кан тамырлары реакциясен яхшырта.
Файдалы флавоноидларның бер өлеше алманың кабыгында була, аны әрчергә кирәкми.
«Әстерхан чикләвеген даими ашау гомуми холестеринны, начар холестеринны, триглицеридларны киметергә булыша. Ә кара чәй йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлеген саклый торган теафлавиннарга һәм теарубигиннарга бай», – дип йомгаклаган табиб.