news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Холестерин, токсиннарны чыгара, яман шешне кисәтә

news_top
Холестерин, токсиннарны чыгара, яман шешне кисәтә
Фото: © «Татар-информ» / Владимир Васильев

Иммунитетны ныгыту өчен, әчетеп тозланган (квашеная) кәбестә ашарга киңәш ителә. Бу хакта «Про Город» порталы яза.

«Бу гарнир диабеттан интегүче кешеләргә булыша һәм организмнан токсиннарны чыгара. Кәбестәнең әчү процессын бактерияләр активлаштыра, ә бактерияләр исә, үз чиратында, шикәрне сөт кислотасына әверелдерә. Бу – тозлы кәбестәне чи килеш файдалырак итә», – дип сөйләгән белгечләр.

Сөт кислотасы эчәклек микроорганизмнарына уңай тәэсир итә, зарарлы бактерияләр үсешнен туктата һәм токсиннарны чыгара. Шулай ук, тозлы кәбестә йөрәк авырулары куркынычын да киметә һәм холестеринны нормага китерә. Мондый кәбестәдә С витамины микъдары күп.

Медицина фәннәре докторы, эндокринолог, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының өлкән фәнни хезмәткәре Зөһрә Павлова фикеренчә, рационда тозлы кәбестә булу шактый авыруны, шул исәптән яман шешне дә кисәтә. Тик әчетеп тозланган ризыкларны маринадланган яшелчәләргә алмаштырырга ярамый, аларда файдалы үзлекләр булмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар