Бит, күз кабагы яки тән тиресендә төерләр (бляшка) чыгу канда холестерин күләме югары булуны аңлатырга мөмкин. Бу хакта терапевт Нино Джавахия сөйләгән, дип яза «Радио 1» сайты.
Аның сүзләренчә, ксантомалар тире астында барлыкка килә, холестерин һәм триглицерид кебек майлардан тора.
Тагын бир билге – күзнең мөгез катлавында дуга барлыкка килү, ул холестерин һәм май утырымнарыннан килеп чыга. Терапевт сүзләренчә, бу офтальмологик проблема күз күременә тәэсир итми.
Шулай ук, табиб сүзләренчә, холестерины югары булган кешеләрдә еш кына артык авырлык та күзәтелә. Бу – рационда трансмайлар булган калорийлы ризыклар күп булуга бәйле, дигән табиб.