Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Концертка килү өчен хоккейны калдырган апа Алмаз Мирзаяновның колагын борган

news_top_970_100
Концертка килү өчен хоккейны калдырган апа Алмаз Мирзаяновның колагын борган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның концертына хоккей карарга яратучы Гөлсем апа килгән. Концерт һәм хоккей матчы бер көнгә туры килгән, ә апа концертка килгән. Хоккейны калдырырга туры килгәнгә җырчының колагын борган.

«Хоккейдан калдым, концерт карарга килеп», – ди дә апа, Алмаз Мирзаяновны ике колагыннан эләктереп ала. «Борчылып утырам хәзер», – ди. Апаның күңеле тыныч булсын өчен, залдан тамашачы хоккейдагы исәпне дә әйтә. Гөлсем апа, берәр нәрсә ошамаса, җырчыларга «сабак» бирә белә. Күзен йомып җырлаган өчен Руслан Кираметдиновка да эләккән булган. «Русланның сакалын тоттым», – ди ул.

Гөлсем апа залдагы бөтен тамашачының күңелен күтәрә. «Әнинең дә ике колакны бергә борганы юк», – дип елмая Алмаз Мирзаянов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100