news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хоккейчы малайлар коточкыч авариядә һәлак булган

news_top

Вологда өлкәсенең Череповец округында авариядә яшь хоккейчылар һәлак булган. Биредә җиңел автомобиль йөк машинасына бәрелә. Бу турыда төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Форд S-Max» машинасын йөртүче 41 яшьлек ир-ат, салондагы 12 һәм 13 яшьлек ике пассажир малай һәлак була. Балалар арткы утыргычта утыра, иминлек каешын эләктермәгән.

Мәрхүм балалар – Шексна бистәсеннән «Чайка» хоккей клубы уенчылары Максим Лебедев һәм Артем Потапов була, диелә хәбәрдә.

Фаҗига 30 декабрьдә көндезге 1ләр тирәсендә «Вологда – Тихвин Р21 «Кола»» А-114 трассасының 105нче чакрымында була. Биредә 3 машина бәрелешә.

Череповец шәһәрендә яшәүче ир-ат «Форд S-Max» автомобилендә металлурглар шәһәренә таба бара. Йөртүче идарәсен югалта, каршы як полосага чыга. Биредә ул «Скания» йөк машинасына бәрелә. Аның белән Ярославльдә яшәүче 41 яшьлек ир-ат идарә итә. Йөк машинасы кырыйдагы уң як полосадан Вологдага таба бара торган була.

Шуннан соң «Форд» «Мерседес-Бенц Спринтер» машинасына барып керә. Аның белән Вологда округында яшәүче 34 яшьлек ир-ат идарә итә. Ул кырыйдагы сул як полосадан Вологдага таба барган.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар