Кичә «Ак Барс» – «Нефтехимик» хоккей матчында Рушан Хөснетдиновның татарча белүен тикшерделәр. Аңа «ч» хәрефенә татарча 3 сүз әйтергә кирәк иде, ул чыгыш, чалма, Чаллы сүзләрен атады.
Рушан Хөснетдинов узган сезон матчында тамашачылар арасында оештырылган алка кертү бәйгесендә миллион сум откан иде. Шулай ук ул блогер Гүзәл Хөснетдинованың ире буларак та билгеле.