НХЛ йолдызы Александр Радулов «Ак Барс» командасында уйнаган сезон өчен 200 миллион сум акча алачак, моңа бонуслар да керә. Бу турыда «Чемпионат» хәбәр итте.
Моңа кадәр социаль челтәрләрдә таралган хәбәрдән күренгәнчә, Американың «Даллас» командасының элеккеге уенчысы Радулов «Ак Барс» белән контракт төзи. Аның база оклады 80 млн сум тора, моңа бонуслар керми.
Узган сезонда Радулов «йолдызлар» составында 22 (4+18) очко җыйды. Аның файдалылык күрсәткече «-20» иде дип яза «Татар-информ».